Җәмгыять һәм кеше

Өлкәннәрнең күңеле булды

Районда бу көннәрдә пенсия яшендәгеләрне Өлкән-нәр көне белән тәбрикләүгә, аларга ихтирам-хөрмәт күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр тарафыннан үз биләмәләрендә яшәүче өлкәннәрне өйләренә барып котлау матур традициягә әйләнеп килә. Быел да бу үзидарәләр 12 хезмәт ветеранына азык-төлек пакеты әзерләп тапшырдылар. Ленин урамының 1 "в" йортында яшәүче Нигъмәтҗановлар да -...

Районда бу көннәрдә пенсия яшендәгеләрне Өлкән-нәр көне белән тәбрикләүгә, аларга ихтирам-хөрмәт күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр тарафыннан үз биләмәләрендә яшәүче өлкәннәрне өйләренә барып котлау матур традициягә әйләнеп килә. Быел да бу үзидарәләр 12 хезмәт ветеранына азык-төлек пакеты әзерләп тапшырдылар. Ленин урамының 1 "в" йортында яшәүче Нигъмәтҗановлар да - әнә шундый тәбрикләнүчеләр арасында.

Вәсилә апа һәм Фәхразый абый Зәйгә 1960 еллар башында килеп төпләнгәннәр. Фәхразый абый 40 елдан артык гомерен төзүче һөнәренә багышлаган. Башта ГРЭС төзелешендә катнашкан, аннан соң "Гидромонтаж" оешмасында монтажчы булып эшләгән. Ә Вәсилә апа шикәр заводында, аннан тегүче булып хезмәт куйган. Быел аларның бер гаилә булып тату гомер кичерүенә 62 ел тулган. Шушы дәвер эчендә тормыш авырлыкларын җиңеп, 4 бала үстереп, 6 оныкчык тәрбияләшергә өлгергәннәр.

- Үзебез ятимлектә үсү генә җитмәгән, ике оныгыбыз да шундый язмышка дучар булды. Ике улыбыз кинәт үлеп китеп, олысының уллары кече яшьтән безнең карамакта калды. Аллага шөкер, ярый әле хөкүмәтебез онытмый өлкәннәрне, һәрчак ярдәм тоеп яшибез. Фәхразый абый "Гидромонтаж" пенсионерлары арасында иң өлкәне булгач, аеруча игътибар үзәгендә. Биш елга бер мәртәбә фатирыбызга алар ремонт ясап тора, - дип рәхмәтен җиткерде Вәсилә апа.

86 яшьләрен тутыручы өлкәннәр яшьләр көнләшерлек итеп тату, оптимистик рухта яши. Бөек Ватан сугышы чорында Белоруссия, Латвия, Литваны фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан Фәхразый абый да, тылда алны-ялны белми хезмәт куйган Вәсилә апа да күз тимәсен чибәр күренәләр. Әле җәйге чорда бакчага йөреп, яшелчә, бәрәңге дә үстерә алганнар. Зәйдә яшәүче оныклары Азат гаиләсенең ярдәмен тоеп яши алар. Үзләрен тәбрикләргә килгән "Үзәк" территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Мияссәр Гайнуллин, "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Фәния Әгъзәмова һәм кечкенә Раилне өлкәннәр сөенеп каршы алды. Бүләкләрне, үзләренә аталган шигырь юлларын дулкынланып кабул итте алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Өлкәннәрнең күңеле булды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше