Җәмгыять һәм кеше

Матурлыкка гашыйк ул

Аксар авылында яшәүче, мәгариф өлкәсендә 35 ел хезмәт куйган, олы хөрмәткә лаек Гөлнур Әхмәтҗанова бу көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Халык телендә кеше хезмәте белән матур, дигән әйтем бар. Ул һәр чор кешесе өчен заманча яңгыраш таба. Гомеренең күп өлешен балалар күңеленә белем орлыклары салуга, дөньяны таный, аны матур...

Аксар авылында яшәүче, мәгариф өлкәсендә 35 ел хезмәт куйган, олы хөрмәткә лаек Гөлнур Әхмәтҗанова бу көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Халык телендә кеше хезмәте белән матур, дигән әйтем бар. Ул һәр чор кешесе өчен заманча яңгыраш таба. Гомеренең күп өлешен балалар күңеленә белем орлыклары салуга, дөньяны таный, аны матур итеп күрә белергә өйрәтүгә багышлаган Гөлнур Әхмәтҗановага әлеге әйтем бик тә туры килә. Чөнки ул - балаларга белем һәм тәрбия бирү өстенә, район газетасы, башка матбугат чаралары аша үтемле язмалары белән кешеләр күңелен яхшылыкка өндәүче зат та.

Тукай районы Калмаш авылы кызы кечкенәдән бик хисчән булуы белән аерылып тора. Өлкәннәр аның башкалар игътибар итмәгән нәрсәләргә исе китеп күзәтүенә соклана. Табигатьтәге һәртөрле үзгәрешкә Гөлнурның үз карашы, үз бәяләмәсе була. Аның бу үзенчәлеге бүгенге көнгәчә саклана. Ул гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата. Әхмәтҗановларның йорт эчен, бакча, ишегалларын да гөлләр, чәчәкләр бизи.

- Миңа бу шөгыль җан рәхәтлеге бирә. Кайсы үсентене ничек утыртып, ничек үстерергә кирәклеген өйрәткән әдәбият шактый тупланды үземдә. Бу өлкәдәге тәҗрибәмне башкалар белән дә бик теләп уртаклашам. Күршеләрем, Гөлнур апа, син генә өйрәтеп бетердең безне чәчәкләр үстерергә, диләр, - дип елмая Гөлнур ханым.

Мондый хисчән укытучыны читтән бәяләгәндә, бу, мөгаен, гуманитар фәннәр белгечедер дип уйларга җирлек бар. Ә чынлыкта ул физика-математика укыткан. Алабуга педагогика институтын тәмамлаган кыз юллама белән районыбызның Түбән Биш авылы мәктәбенә эшкә кайта. Монда 9 ел хезмәт куя. Шунда эшләгән елларда тормышка чыга. Тормыш иптәше Гафият Әхмәтҗанов Аксар мәктәбенә директор итеп билгеләнгәч, Әхмәтҗановлар гаиләсе бирегә килеп төпләнә. Аларның Аксарда гомер кичерүенә 28 ел. Шуңа да алар бу авылны туган җирләредәй якын итеп яши.

- Көн саен үзебез белем биргән кешеләрне күрү, аларның уңышлары турында хәбәрдар булу сөендерә, - ди Гөлнур ханым.

Физика-математика укыту өстенә, Гөлнур Әхмәтҗанова сыйныф җитәкчесе вазифасын да, мәктәп китапханәсе мөдире эшен дә башкара. Уку-укытудан тыш, тәрбияви әһәмияткә ия чараларда ул һәрвакыт әйдәп йөрүчеләрнең берсе була. Төрле тематик кичәләр үткәрү, кызыклы кешеләр белән әңгәмәләр оештыру, бәйрәмнәр уздыру балалар күңеленә якты хатирә булып кереп кала. Космонавтикага бәйле шундый бер чараны укучылары әле һаман яратып искә ала. Укытучы космонавтлар турында мәгълүматны балаларга үтемле итеп җиткерү максатында, бер укучысын космонавт итеп киендереп, сорау-җавап кичәсе оештыра.

Гөлнур Әхмәтҗанова Аксар мәктәбендә эшләү дәверендә күпме баланы олы тормышка әзерләп озата?! Сыйныфтан тыш эшчәнлектә ул төп игътибарны әхлак, әдәп нормаларын укучыларга сеңдерүгә юнәлтә. Һәр укучысын, әти-әнисенең уңай сыйфатларын күрсәтеп, бала өчен иң кадерле булган затлар үрнәгендә тәрбияләргә тырыша.

- Мин моңа күпмедер дәрәҗәдә ирештем дип уйлыйм. Чөнки мәктәптә бик үк яхшы билгеләренә генә укымаган балаларның да үсеп җитеп әдәпле, итагатьле кешеләр булуын күреп сөенәм. Бәйрәмнәрдә элеккечә укучыларымнан бик күп котлаулар алам, онытмауларын тоям, - ди.

Укытучы аның һөнәрен дәвам итүче укучылары өчен дә сөенә. Мәсәлән, 6нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Нәбиуллина - аның укучысы. Алар хәзер дә очрашып, уку-укыту темасына еш фикер алышалар.

Гөлнур Әхмәтҗанованың тормыш тәҗрибәсе, көнкүрештәге төрле вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен чагылдырган язмалары газетада даими урын ала. Ул матбугатта басылып чыккан язмаларын китап итеп туплап бастырырга да өлгергән. Аның "Уйлану" дип аталган китабында төрле елларда язылган мәкаләләре урын алган. Гөлнур Тәкыевна бүген дә мин лаеклы ялда дип кул кушырып утырмый, хәленнән килгәнчә, әйләнә-тирәне, кешеләр күңелен матурларга омтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Матурлыкка гашыйк ул
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше