Җәмгыять һәм кеше

Өметле яшь белгеч

Төзек юллар - район йөзе. Юлларны даими карап, төзекләндереп тору юл хуҗалыгы хезмәткәрләреннән зур оешканлык таләп итә. Юлчылар районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә һәм халыкка уңайлыклар тудыра. Хуҗалык эшчәнлеге һәм көндәлек тормышны юллардан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Шәһәрара һәм авыл юлларын "Татнефтедор" автомобиль юллар идарәсенең Зәй...

Төзек юллар - район йөзе. Юлларны даими карап, төзекләндереп тору юл хуҗалыгы хезмәткәрләреннән зур оешканлык таләп итә. Юлчылар районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә һәм халыкка уңайлыклар тудыра. Хуҗалык эшчәнлеге һәм көндәлек тормышны юллардан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел.

Шәһәрара һәм авыл юлларын "Татнефтедор" автомобиль юллар идарәсенең Зәй филиалы карап тора: ул 404 чакрым юлга хезмәт күрсәтә. Оешмада 118 кеше хезмәт куя, шуның яртысына якыны - яшьләр. Араларында аеруча намуслы, тырыш хезмәт куючылары шактый. Юл участогы мастеры Алексей Спиридонов - әнә шуларның берсе.

Зәй егете Алексей Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлый. Югары уку йортының соңгы курсында укыганда ук идарәдә эшли башлый, биредә диплом эше яза. Яшь белгечне җитәкчелек юл участогына мастер итеп эшкә билгели. Баулы районының Александровка һәм Ташлы авыллары арасына асфальт юл салуга җитәкчелек итү эше йөкләнгәч, яшь белгеч катлаулы эшне сыйфатлы итеп башкарып чыга. Аңа эшен тиешле срокта тәмамлауга кеше белән аралаша белүе, оештыру сәләте, белеме ярдәм итә. Җитәкчелек хәзер аңа тагын да җаваплырак участок - Зәйне әйләнеп узу юлына тоташучы Зәй - Бохарай юлын салуга җитәкчелек итүне йөкләргә ниятли. Бу зур юл төзелешен дә аның үз вакытында, сыйфатлы итеп башкарып чыгуына идарәдә шикләнмиләр.

Алексей оешманың җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Спорт белән шөгыльләнә, сәламәт тормыш рәвеше алып бара. Гер күтәрү буенча шәһәр, республика ярышларында катнаша. Узган ел "Татнефтедор" автомобиль юллар идарәсе филиаллары арасында узган гер күтәрү ярышында II урын алган.

- Алексей кебек егетләр - оешманың гына түгел, Зәй горурлыгы, - ди филиалның кадрлар бүлеге башлыгы Флера Асташина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Өметле яшь белгеч
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше