Республика буенча физик затлардан милеккә салымнан тагын 1 миллиард 900 миллион сум күләмендә салым җыясы калган. ТР Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе салым түләү мәсьәләләре буенча ачыклык кертте. Җир салымы түләү срогы авыл җирлекләре тарафыннан билгеләнгән. Транспорт салымы һәм физик затларның милкенә салынган...
Республика буенча физик затлардан милеккә салымнан тагын 1 миллиард 900 миллион сум күләмендә салым җыясы калган. ТР Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе салым түләү мәсьәләләре буенча ачыклык кертте.
Җир салымы түләү срогы авыл җирлекләре тарафыннан билгеләнгән. Транспорт салымы һәм физик затларның милкенә салынган салымны түләү вакыты 1 ноябрьдән чыга, октябрь ае тәмамланганчы, моны башкару зарур. Тиешле вакыттан соңартып түләнгән һәр көн өчен пеня өстәлә.
Брифингта Зәйдән баш дәүләт салым инспекторы Людмила Зуйкова катнашты. Людмила Валерьевна әйтүенчә, физик затлардан милеккә - 47,8, транспорт буенча - 48,4, җир буенча 38,5 процент салым түләнгән. Бурычка килгәндә, район буенча физик затлардан милеккә - 11 миллион 699, транспорт буенча - 4809, җир буенча 2429 сум күләмендә салым җыясы бар. Октябрь ае тәмамланганчы бурычларны түләү сорала, ди Людмила Зуйкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев