Җәмгыять һәм кеше

Милли сәнгать, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияли

Кемне генә сокландырмас, шатландырмас Укытучы хезмәтенең чын җимеше. Балаларга төпле, тирән белем бирү - Менә нинди бөек хезмәт аның эше! Укытучы! Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Мәктәптә, уку йортларында белем бирүче, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз...

Кемне генә сокландырмас, шатландырмас

Укытучы хезмәтенең чын җимеше.

Балаларга төпле, тирән белем бирү -

Менә нинди бөек хезмәт аның эше!

Укытучы! Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Мәктәптә, уку йортларында белем бирүче, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы олуг зат ул. Бөек педагог Ян Омас Каменский: "Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк" дигән фикере белән бик хаклы. Зәй сәнгать мәктәбенең театр бүлеге җитәкчесе Елена Петрова - чын мәгънәсендә укытучы.

Елена Николаевна - Мамадыш районының Югары Әрнәш авылы кызы. Казан педагогика училищесын тәмамлагач, Балык Бистәсе, Мамадыш районнары, Чыбыклы мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларга белем бирә. 7 ел инде сәнгать мәктәбендә балаларга халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җыр-биюләрен өйрәтә. Елена Николаевнаның төп максаты - балаларны татар мәдәниятен өйрәнүгә туплау, әдәби татар образлары аша эстетик тәрбия бирү, татарча сөйләм телен үстерү өстендә эшләү. Бүген театр бүлегенә 12 бала йөри. Аларның күбесе - 6нчы мәктәп укучылары. Балалар язучы-шагыйрьләрнең юбилей кичәләрен уздыра, әсәрләрен сәхнәләштерә, республика, районкүләмендә үткәрелгән фестиваль-бәйгеләрдә төрле номинацияләрдә җиңүләр яулый. Ел саен районда үткәрелүче "Ел укытучысы" бәйгесен алып баручылар да - сәнгать мәктәбеннән. Гомумән, район һәм шәһәркүләм мәдәни чараларда алар актив катнаша. Линда Васильева, Иван Чебаков, Айзирә Шәрәфиева, Алия Гарипова кебек укучылар - татар бүлегенең әйдәп баручылары.

Укытучының эш нәтиҗәсе укучыда чагыла дип уйлыйм мин. Елена Николаевна укучыларын төрле конкурсларга әзерли. Чаллы шәһәрендә узган җырчылар бәйгесендә аның укучысы Алия Гарипова вокал буенча I дәрәҗә лауреат исемен алган.

Укытучы белемен арттыру-тулыландыру өчен дә вакыт таба: эзләнә, күп укый, яңа технологик алымнарны өйрәнә, иҗади эшли. Елена Петрова - элегрәк "сәхнә тоткан" кеше. Спектакльләрдә катнашкан, концертлар алып барган. Ул шигырьләрне, әдәби әсәрләрне сәнгатьле итеп, дикторларча тавыш белән тыңлаучыга җиткерә белә. Кече яшьтәге бала тормыш ваклыклары арасында югалып калмасын өчен, юл ачып, җитәкләп зур юлга алып чыгучы ул.

Май аенда Елена Николаевнаның туган көне. Укучыларының игелеген күреп, сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Милли сәнгать, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияли
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше