Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Муниципаль районда санитар икеайлык нәтиҗәләре турында башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Азат Бариев чыгыш ясады. -Шәһәр-районда санитар икеайлык 12 апрельдә үк башланган иде. Милек формасына бәйсез рәвештә, барлык предприятие, оешма, учреждениеләргә...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.
Муниципаль районда санитар икеайлык нәтиҗәләре турында башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Азат Бариев чыгыш ясады.
-Шәһәр-районда санитар икеайлык 12 апрельдә үк башланган иде. Милек формасына бәйсез рәвештә, барлык предприятие, оешма, учреждениеләргә территорияләр беркетелде. Аларда ике ай дәвамында эш кайнады. Санитар чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә 19705 кеше, 190 берәмлек техника катнашты, барлыгы 4600 куб метр каты көнкүреш калдыклары чыгарылды, - диде ул чыгышында.
Район башлыгы, киңәшмәгә йомгак ясап, предприятие, оешма җитәкчеләреннән Универсиада тәмамланганчы үз вазифаларына үтә җаваплы карауны, гадәттән тыш хәлләрне булдырмауны, халык мөрәҗәгатьләренә аеруча игътибарлы булуны бурыч итеп куйды.
-Бу көннәрдә тынычлык, тотрыклылыкны тәэмин итү аеруча мөһим. Бөтен дөнья карашы Татарстанга төбәлгән, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев