22 декабрьдә район һәм шәһәр Пенсия фонды идарәсе оешуга 21 ел тула. Идарәдә 39 белгеч районның пенсиягә хокуклы гражданнарына үз вакытында пенсия билгеләү, аны яңадан исәпләү, түләү буенча эш башкара. Идарә 4 бүлектән тора. Алар - пенсия билгеләү һәм түләү, персонифицирлаштырылган исәп, иминият кертемнәре белән идарә итү, иминиятләүче һәм иминиятләнгән...
22 декабрьдә район һәм шәһәр Пенсия фонды идарәсе оешуга 21 ел тула. Идарәдә 39 белгеч районның пенсиягә хокуклы гражданнарына үз вакытында пенсия билгеләү, аны яңадан исәпләү, түләү буенча эш башкара.
Идарә 4 бүлектән тора. Алар - пенсия билгеләү һәм түләү, персонифицирлаштырылган исәп, иминият кертемнәре белән идарә итү, иминиятләүче һәм иминиятләнгән затлар белән үзара мөнәсәбәт һәм бурычларны эзләп алу, пенсия хокукларын бәяләү төркеме, финанс-икътисад бүлекләре.
Шушы еллар эчендә Пенсия фонды иске пенсия бүлү моделеннән дәүләт пенсия иминияте принципларына нигезләнгән күчешкә башлангыч алып, Россиядә социаль хезмәтләр күрсәтүче эре системага әверелде.
Бүген Пенсия фонды - социаль тәэминат өлкәсендә күптөрле функция йөкләнгән эре федераль структура. 14781 пенсионер, 3863 ай саен акчалата пособие алучы, ана капиталына ия 1473 гаилә, 1167 оешма, 1887 эшмәкәр Пенсия фонды идарәсе клиентлары булып тора.
Алга куелган бурычлар күләме арта. Эшчәнлек елдан-ел камилләшә, модернизацияләнә. Авырлыкларга карамастан, дәүләт безгә ышанып, яңа эш юнәлешләре һәм вәкаләтләр бирә, димәк, Пенсия фондының куелган бурычларны башкарып чыгу мөмкинлекләрен югары бәяли. Әлеге этапта безнең эш заманча пенсия системасы механизмнарын формалаштыруны сыйфатлы итеп тормышка ашырудан гыйбарәт. Ә бу пенсионерларга тормыш дәрәҗәсен тиешенчә итәргә һәм күрсәтелүче хезмәтләр сыйфатына заманча стандартлар кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Пенсия фонды идарәсе хезмәт ветераннарын, алар эшен бүген дәвам итүчеләрне истәлекле көн белән котлыйм. Сезнең, вакыты белән кирәгеннән артык киеренке, даими һөнәри белем һәм тәҗрибәне камилләштереп торуны, кешеләр белән эшли белүне, җаваплылык таләп итүче хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Бәйрәм уңаеннан чын күңелдән иң җылы котлауларымны кабул итегез. Сезнең барыгызга да җиңел булмаган хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет телим.
З. Йосыпова,
Пенсия фонды идарәсе башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев