ЗАГС бүлегендә башкарма комитет һәм яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә район-шәһәрнең 14 яше тулган гражданнарына шәхесне раслаучы документ - паспорт тапшыру тантанасы булды. "Мин - Россия гражданины" акциясе кысаларында узучы әлеге чарага укучыларның әти-әниләре, туганнары да килде. Яшь гражданнарны әлеге мөһим вакыйга белән Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең...
ЗАГС бүлегендә башкарма комитет һәм яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә район-шәһәрнең 14 яше тулган гражданнарына шәхесне раслаучы документ - паспорт тапшыру тантанасы булды.
"Мин - Россия гражданины" акциясе кысаларында узучы әлеге чарага укучыларның әти-әниләре, туганнары да килде. Яшь гражданнарны әлеге мөһим вакыйга белән Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Зәйдәге ярдәмчесе, Советның аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина, федераль миграция хезмәтенең Зәй бүлеге башлыгы Галина Усманова, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты хезмәткәре Ирина Кәбирова тәбрикләде.
-Бүген сезнең тормышыгызда зур вакыйга: шәхесне, Россия гражданины булуны раслаучы паспортларга ия буласыз. Ул сезнең алда зур мөмкинлекләр ача, киләчәккә планнар кора аласыз. Хыялларыгызның чынга ашуын, илгә лаеклы гражданнар булып үсүегезне телибез, - диде Клара Габидуллина.
Сармашбаш мәктәбе укучысы Миләүшә Миннегулова чарага әнисе белән килгән.
-Бу көнне түземсезләнеп көттем, паспорт үз-үземә ышанычны тагын да арттыра, - ди ул.
Кадердән килгән Татьяна Гортининаның да сөенече йөзенә чыккан, паспортлы булуына куана ул. Татар гимназиясеннән Альбина Галиеваның үзеннән битәр әнисе Лилия ханым сөенә.
-Паспорт документ кына түгел, ә Россия Федерациясе гражданины булуны да күрсәтә, - ди Альбина.
Кулларына документ алган яшүсмерләр бу көнне бер-берсе белән аралашты, бергәләп истәлеккә фотога төште. Паспорт тулы хокуклы гражданин булу белән бергә күп кенә җаваплылык та өсти. Димәк, син үз гамәлләрең өчен үзең җаваплы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев