Җәмгыять һәм кеше

Мөмкинлекләр тудырылачак

Физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм хезмәткә яраклылыгын вакытлыча югалткан кешеләр мәнфәгатен күздә тоткан "Ачык мохит" федераль дәүләт программасы - бүгенге вәзгыять таләп иткән гамәл. Татарстан, шул исәптән Зәй, программа гамәлгә кергән беренче көннәрдән эшкә тотынды. Бу җәһәттән ике ай элек район үзәк дәваханәсенең поликлиникага керү өлешен үзгәртеп коруга керешелде. Әлеге эшне...

Физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм хезмәткә яраклылыгын вакытлыча югалткан кешеләр мәнфәгатен күздә тоткан "Ачык мохит" федераль дәүләт программасы - бүгенге вәзгыять таләп иткән гамәл. Татарстан, шул исәптән Зәй, программа гамәлгә кергән беренче көннәрдән эшкә тотынды.

Бу җәһәттән ике ай элек район үзәк дәваханәсенең поликлиникага керү өлешен үзгәртеп коруга керешелде. Әлеге эшне башкаручы "Рось" ҖЧШ бүгенге көнгә баскычны киңәйтте, пандус куйды, ишекләрне автомат рәвештә ачылып ябыла торган итеп көйләде. Поликлиниканың беренче катында сантехник узелларны көйләү тәмамланып килә. Тиздән биредә әлеге программа буенча эш тәмамланачак. Коляскадагы инвалидка ишек тоткасына үреләсе дә булмаячак. Поликлиниканың керү өлешен үзгәртеп кору коляскалы яшь әниләр өчен дә уңайлы. Яшь әниләр, инвалидларның поликлиникага гозере еш төшә бит. Алар әлеге уңайлыклар тудырылуга сөенеп туя алмый. Эш барышы район башлыгының контролендә тора.

Район үзәк дәваханәсе каршында инвалидларга автомобильләрен кую өчен махсус урын булачак, поликлиникага илтүче тротуар да тиешле таләпләргә җавап бирәчәк. Гомумән, күп кенә социаль учреждениеләргә керү юллары үзгәртеп корылачак.

Инвалидлар өчен тагын бер катлаулы проблема бар - ул яшәгән йорттан урамга чыгу. Йортта инвалид яшәсә, подъездларда да пандус булырга тиеш, ди инвалидлар җәмгыяте рәисе Илдус Талипов. Коляскалы инвалид йортыннан каршылыксыз чыгып, теләгән җирдә булырга, кешеләр белән аралашырга хокуклы. Юкса, ул үзен кимсетелгән, җәмгыятькә кирәксез итеп саный. Әлеге җәһәттән Заречная урамының 16нчы йорты подъездына пандус урнаштырылды. Ул күтәреп куелырлык итеп көйләнгән, башкаларга комачауламый. "Доверие" торак милекчеләре ширкәте җитәкчелеге әлеге мәсьәләгә җитди карый, димәк.

Октябрь урамының 1 «б» йортына да шундый пандус кирәк. Биредә яшәүче инвалид кыз әтисе ярдәменнән башка урамга чыга алмый. Башка ТМШ рәисләре дә үз территорияләрендә яшәгән инвалидлар гозеренә колак салсыннар иде, ди Илдус Талипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мөмкинлекләр тудырылачак
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше