Бар шундый кешеләр - алар сайлаган һөнәрләренә тугры калып, гомер буе шул өлкәдә хезмәт итәләр. Сайлаган һөнәрләре алар өчен сулар һава кебек. Сүзем гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган шәфкать туташы Миңнурый Нәбиуллина хакында. Миңнурый Рияновна Чыбыклы мәктәбендә VIII сыйныфны тәмамлагач, 1972 елда Минзәлә медицина училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, ул...
Бар шундый кешеләр - алар сайлаган һөнәрләренә тугры калып, гомер буе шул өлкәдә хезмәт итәләр. Сайлаган һөнәрләре алар өчен сулар һава кебек. Сүзем гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган шәфкать туташы Миңнурый Нәбиуллина хакында.
Миңнурый Рияновна Чыбыклы мәктәбендә VIII сыйныфны тәмамлагач, 1972 елда Минзәлә медицина училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, ул елларда баш табиб Михаил Солдатенков яшь белгечне Куш-Елга авылы фельдшер-акушерлык пунктына мөдир итеп эшкә билгели. Биредә эшләгән 2 елын ул сагынып искә ала.
- Бу авыл халкы гаҗәеп ихтирамлы, гадел һәм гади иде. Эш күп булды, хәтта мунчаларның санитар торышына кадәр тикшердек. Авыруларны район үзәгенә илтү зур проблема иде, чөнки машина юк. Ул елларда машина йөртүче булып эшләгән Гомәр, Миннәхмәт абыйларны бүген дә рәхмәт хисләре белән искә алам, - ди ул.
1978 елда, гаиләле булгач, үзәк дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегенә күчә һәм шул көннән ул биредә хезмәт итә. Миңнурый Рияновна эшенә һәрвакыт җаваплы карый, белемен даими күтәреп тора. Кешеләрне ихлас хөрмәт итүе, ярдәмгә ашыгуы, үз эшен югары һөнәри дәрәҗәдә башкаруы белән ул халыкның ихтирамын яулаган.
Хезмәтендә үрнәк ханым - гаиләдә тырыш хуҗабикә, тугры тормыш иптәше һәм яраткан әни. Тормыш иптәше Әбеләис белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Уллары Ленар полициядә хезмәт итә. Кызлары Лилия, әнисе юлын сайлап, балалар дәваханәсендә табиб булып эшли. Балаларының икесен дә алар тырыш, итагатьле, олыларга ихтирамлы итеп тәрбияләгәннәр. Шунысы кызык: уллары Ленар - әтисе, кызлары Лилия әнисе һөнәрен сайлаган. Үскәч безнең һөнәрне сайларсыз дип бервакытта да әйтмәдек, язмыш үзе шулай хәл итте, ди алар.
Җылы сүз - җан азыгы, диләр. Миңнурый Нәбиуллина тәнне сихәтләндерүдән тыш, ягымлы сүз, ихлас мөнәсәбәте белән җанны да дәвалый. Язучы Габдрахман Әпсәләмов менә шундый затларны юкка гына ак чәчәкләргә тиңләмәгән шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев