Кулланучылар хокукларын яклау республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында мөһим эш юнәлешләренең берсе булып тора. Бу максатта кешеләр үз хокукларын белсен өчен даими төстә хокукый грамоталыкны арттыру буенча төрле категория кешеләр белән очрашулар үткәрелә, канәгатьсезлекне закон нигезендә күрсәтү юллары өйрәтелә. Агымдагы елның 9 аенда инспекциягә 180 кеше мөрәҗәгать...
Кулланучылар хокукларын яклау республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында мөһим эш юнәлешләренең берсе булып тора. Бу максатта кешеләр үз хокукларын белсен өчен даими төстә хокукый грамоталыкны арттыру буенча төрле категория кешеләр белән очрашулар үткәрелә, канәгатьсезлекне закон нигезендә күрсәтү юллары өйрәтелә.
Агымдагы елның 9 аенда инспекциягә 180 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 35е - язмача, 9ы - электрон формада, 145е телдән төрле сораулар белән килүче. Инспекция белгече Надежда Чернова әйтүенчә, мөрәҗәгатьләр нигездә товарның, күрсәтелүче хезмәтнең сыйфатсыз булуы белән бәйле. Моңа өстәп, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең кулланучылар хокукларын яклау законы таләбен үтәмәү очраклары да бар.
- Без күпчелек гражданнар мөрәҗәгатен судка барып җиткәнче көйләүне җайга салдык. Кулланучыга шикаятен язмача эшләргә ярдәм итеп, шуның нигезендә сатучыга яисә хезмәт күрсәтүчегә киләбез. Нәтиҗәдә конфликтлы мәсьәләләрне тыныч юл, - ике арадагы аңлашу аша чишү мөмкин була. Быел 102 шикаятьне язмача эшләргә ярдәм итеп, бәхәсле мәсьәләне судка кадәр урында хәл итүгә ирештек, - ди Надежда Чернова.
Ризасызлык белдереп мөрәҗәгать итүләрнең сәүдә өлкәсенә - 82,2, көнкүреш хезмәтләре күрсәтүгә - 7,8, элемтә хезмәтенә - 3,3, башка төрле хезмәтләргә 6,7 проценты кагыла. Нигездә кешеләр сыйфатсыз товар сатылудан зарлана. Мәсәлән, 31 очракта - кәрәзле телефон, 11 компьютер, 3 суыткыч, 2 телевизордан, 13 очракта сыйфатсыз киемнән, 6сында аяк киеменнән канәгатьсезлек белдерүчеләр булган. Моңа өстәп, пластик тәрәзәләр ясау һәм куюның тиешле таләпләргә җавап бирмәгән очраклары да шактый. Ә азык-төлек товарларына килгәндә, срогы чыгу, бозылу очраклары бар.
Кулланучылар хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе - аз керемле, түләүле юридик хезмәтләргә бара алмаучылар. Шуңа күрә бушлай үз хокукларын кайгырта алу мөмкинлеге булудан алар канәгать, ди инспекция белгече. Быел, узган ел белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр санының 5,3 процентка кимрәк булуы исә актив төстә профилактик чаралар алып барылу белән бәйле. Законнарны төгәл белеп эш иткән кулланучы мөстәкыйль төстә үз-үзен якларга сәләтле. Бу максатта "кайнар линия"ләр даими эшли, төрле очрашуларда аерым очраклар үрнәгендә үз хокукыңны ничек якларга кирәклеге тәфсилләп аңлатыла, базарларда кизү тору сатучыны закон нигезендә эшләргә мәҗбүр итә. Укучылар арасында кулланучы хокукларын яклау темасына уздырылучы олимпиадалар аларны кече яшьтән үк бу уңайдан хәбәрдар булып үсәргә өнди.
Шул ук вакытта сәүдә нокталарында аерым социаль мәгънәгә ия продуктларның бәяләре дә контрольдә тотыла. Атна саен бәяләр мониторингы әзерләнә. Әлегә кадәр мөһим туклану продуктларына дәүләт таләбе буенча куелган бәяне арттырып сату очраклары күзәтелгәне юк районда, ди Надежда Чернова. Ә менә куллану срогы чыгып, сәүдә прилавкаларыннан алынып, үтилләштерелгән туклану товарларының гомуми бәясе 32637,71 сум тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев