Үзәк китапханә быел да, күркәм эшне дәвам итеп, җәйге чорда "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда ачык һавада күчмә уку залы оештырды. Атнага дүрт көн - сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомгада иртәнге сәгать 10нан кичке 4кә кадәр биредә теләгән кешеләргә басма матбугат белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Китапханәчеләр монда күбрәк өлкән яшьтәгеләрнең, кечкенә...
Үзәк китапханә быел да, күркәм эшне дәвам итеп, җәйге чорда "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда ачык һавада күчмә уку залы оештырды. Атнага дүрт көн - сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомгада иртәнге сәгать 10нан кичке 4кә кадәр биредә теләгән кешеләргә басма матбугат белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Китапханәчеләр монда күбрәк өлкән яшьтәгеләрнең, кечкенә балалары белән һава суларга чыккан яшь әниләрнең тукталуын әйтә. Өлкәннәр республика, район газеталарына өстенлек бирсә, яшь хуҗабикәләр бәйләү, аш-су әзерләү, бакча эшләренә кагылышлы журналларны яратып укый. Сабыйлар өчен дә кызыктыргыч журналлар җитәрлек уку залында. Шәһәр халкы гына түгел, ерактан туганнарына кунакка кайткан кешеләр дә шәһәр белән танышканнан соң, бирегә килеп басма матбугатны теләп укый икән. Мәсәлән, төп чыгышлары белән Туңылҗадан булган Игнатьевлар мондый мөмкинлек тудырылуны уңай күренеш дип бәяләде. Берочтан район тормышы белән дә таныштык, ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев