Җәмгыять һәм кеше

Наҗия әбигә ярдәм иттек

Зәйлеләр без - редакция хезмәткәрләренә төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә. Без аларның проблемалары буенча газета битендә "Зарың, тәкъдимең булса" дигән махсус рубрика булдырдык. Кайбер шалтыратуларга шунда ук ярдәм итәргә тырышабыз. Узган атнада редакциягә Наҗия әби Зәйнетдинова шалтыратып, ул яшәгән Җиңү проспектының 1/07 йортының 11нче подъездына баскычка күтәрелеп керү култыксасы булмаудан...

Зәйлеләр без - редакция хезмәткәрләренә төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә. Без аларның проблемалары буенча газета битендә "Зарың, тәкъдимең булса" дигән махсус рубрика булдырдык. Кайбер шалтыратуларга шунда ук ярдәм итәргә тырышабыз.

Узган атнада редакциягә Наҗия әби Зәйнетдинова шалтыратып, ул яшәгән Җиңү проспектының 1/07 йортының 11нче подъездына баскычка күтәрелеп керү култыксасы булмаудан зарланды. Шалтыратудан соң без Наҗия апа яшәгән йортка юл алдык.

Чыннан да, "Семнадцать подъездов" торак милекчеләре ширкәтенә караган әлеге йортның нәкъ менә 11нче подъездында култыкса юк. Яшьләр өчен аның булу-булмавы кирәк тә түгелдер, ә 86нчы яше белән баручы Наҗия апа өчен аның булуы үтә мөһим. Ул ялгызы гомер итә. Карты Вәгыйз ага исән чагында култыклап урамга алып чыгып йөртә торган булган. Аның вафатына ике ел тулган, шуннан бирле урамга чыгу - аның өчен проблема.

- Баскычтан төшкәндә култыкса булмау харап итә. Егылып кешегә имгәк бу- луымнан куркам, - ди Наҗия әби.

Кызы да шикәр чиреннән интегә, еш кан басымы күтәрелүчән, аның үзенә кеше ярдәме кирәк. Күршеләре еш алышынып тора, аларны да борчыйсы килми аның. Озын матур җәйләрне тәрәзәдән карап, елап үткәрдем, ишегалдына чыгып утырып, кешеләр белән аралашыр идем, картлык харап икән, ди әби, яшьле күзләрен сөртеп. Ул әлеге проблема буенча өч мәртәбә ширкәткә шалтыраткан. Ясарбыз, диюдән ары эш башкарылмаган. Наҗия әби аптырап редакциягә шалтыратырга булган. Без әбинең гозерен тыңлап, торак милекчеләре ширкәте җитәкчелегенә ирештердек. Эшлә-мәслек эш түгел икән, баксаң...

Ике көн дә үтмәде, ширкәт-тән редакциягә шалтыратып: "1/07 йортының 11нче подъездына култыкса куелды", - дип хәбәр иттеләр. Без әлеге мәгълүматны тикшерү максатыннан янә әлеге йортта булдык. Наҗия әби урамда йөреп кергән иде. Битләре алсуланган, күңеле күтәренке аның. Урам һавасын сулап, йорт алдында басып торыр көннәрне дә күрдем, эшләрегез уң, үзегез имин булыгыз, дип изге теләкләрен юллап калды безгә әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Наҗия әбигә ярдәм иттек
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше