Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Киңәшмә күңелле мизгелдән башланды: район башлыгы "Мефро уилз Руссия-Зәй заводы" ҖЧШ директоры Илья Давыдовка Россия Пенсия фонды идарәсенең "Мәҗбүри пенсия иминиятләве буенча 2013 елның иң яхшы иминиятләүчесе" дипломын тапшырды. Шәһәр-районда 9-22 июньдә оператив хәл торышы...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Киңәшмә күңелле мизгелдән башланды: район башлыгы "Мефро уилз Руссия-Зәй заводы" ҖЧШ директоры Илья Давыдовка Россия Пенсия фонды идарәсенең "Мәҗбүри пенсия иминиятләве буенча 2013 елның иң яхшы иминиятләүчесе" дипломын тапшырды.
Шәһәр-районда 9-22 июньдә оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Петр Тимаськов сөйләде. Соңгы ике атнада хокук бозу, җинаять кылуның 11 очрагы теркәлгән, шуның 8е - урлау, 2се - кыйнау, 1се - белә торып кеше милкенә хуҗа булу. Гомумән, бу чорда оператив хәлнең тотрыклы булуы билгеләп үтелде.
Дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы Ильмир Шәяхмәтов чыгышында районда янгыннарны кисәтү буенча соңгы ике атнада башкарылган эшләргә тукталды, 1 июльгә кадәр республикада махсус айлык баруын искәртте. Бу чорда бүлек хезмәткәрләре 11 тикшерү оештырган (бюджет учреждениеләре, шәхси предприятиеләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре), тикшерү нәтиҗәләре буенча өч вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган.
Шәһәрдә балалар ишегалды мәйданчыкларын төзекләндерү нәтиҗәләре турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов чыгыш ясады. Ул ишегалды мәйданчыкларын җәйге чорга әзерләү буенча торак милекчеләре ширкәт-ләре арасында оештырылган конкурска нәтиҗә ясалуын әйтте. Бу эштә торак милекчеләрен кызыксындыру максатында җирле бюджеттан 2 миллион сум акча сарыф ителгән. Әлеге средстволар ишегалды мәйданчыкларын җиһазлауга тотыла. Конкурста 7 ТМШ катнашкан. I урынны "17 подъезд" яулаган. "Уңайлы йорт" һәм "Девятиэтажка" - II, "Нефтьче" һәм "Зәй идарәче компаниясе" ҖЧШ III урында. Балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә быел да предприятие, оешмалар тартылды. Аларның шактые бу мөһим эшкә җаваплы караган. Шул ук вакытта моңа бөтенләй өлеш кертмәгән оешмалар да байтак. Алар арасында шәхси эшмәкәрләр күп.
-Без эшмәкәрләргә эшләү, үсү өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Ә аларның кайберләре шәһәр проблемаларыннан йөз чөерә, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, - диде район башлыгы. Шул ук вакытта ул әлеге мәсьәләнең көн кадагыннан төшмәячәген дә белдерде.
Киләсе җомга - Россия Яшьләре көне. Быел ул шәһәр-районда нинди чаралар белән билгеләп үтеләчәге турында яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова бәян итте.
Киңәшмәдә торак милекчеләре ширкәтләренең ишегалды биләмәләрен тәртиптә тоту, әлеге уңайдан "Зәй идарәче компания" ҖЧШ эшчәнлеге, предприятие, оешмалар тарафыннан яфрагазык әзерләү торышы, җирле үзидарә органнарының торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын реструктуризацияләү килешүләре һәм үзара салым җыю буенча авыл халкы белән килешүләр төзү, авыл җирлекләрендә 2014 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка яздыру барышы мәсьәләләре дә каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев