Җәмгыять һәм кеше

Әниләр дә, бәбиләр дә үз итте

Яшьләр идарәсе каршында эшләүче шәһәрнең Энергетиклар урамы 11нче йортында урнашкан "Яшьлек" ишегалды клубы балалар, яшүсмерләрнең иң яраткан урынына әверелде. Мәктәптән соң буш вакытларын күпчелек балалар биредә үткәрә. Апа-абыйларының әлеге клубта төрле шөгыльләр белән мавыгуына кызыгып, кече яшьтәгеләр дә аны үз итте. "Яшьлек" клубы педагоглары, сентябрь аеннан "Яшь әниләр мәктәбе" оештырып,...

Яшьләр идарәсе каршында эшләүче шәһәрнең Энергетиклар урамы 11нче йортында урнашкан "Яшьлек" ишегалды клубы балалар, яшүсмерләрнең иң яраткан урынына әверелде. Мәктәптән соң буш вакытларын күпчелек балалар биредә үткәрә. Апа-абыйларының әлеге клубта төрле шөгыльләр белән мавыгуына кызыгып, кече яшьтәгеләр дә аны үз итте. "Яшьлек" клубы педагоглары, сентябрь аеннан "Яшь әниләр мәктәбе" оештырып, кече яшьтәгеләр белән дә максатчан эшләүгә кереште.

Биредә көн саен иртәнге сәгать 10нан кичке 7гә кадәр яшь әниләр һәм сабыйлар өчен ишекләр ачык. Клуб педагоглары Аэлита Дорис һәм Людмила Архириева аларны күптөрле мавыктыргыч шөгыльләр әзерләп көтеп ала. Яшь балалары белән көне буе өйдә утыручы әниләргә бу чын мәгънәсендә ял итү, балаларының төрле яклап сәләтләрен ачуга мөмкинлек бирүче урын булды. Сабыйлар бик теләп пластилин һәм башка төрле материаллардан төрле әйберләр ясыйлар. Көн дә рәсем төшерү белән шөгыльләнүчеләренең хәзер инде куллары шомарган, хәтта клубның махсус стендына алар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә ясап куйганнар. Үз эшләрен стендта күргән сабыйлар тагын да дәртләнеп шөгыльләнергә тырыша, ди Людмила Архириева. Бу шөгыль, берьяктан, баланың файдалы эшкә өйрәтсә, икенче яктан, вак моториканы камилләштерергә ярдәм итә. Оештыручы-педагоглар клуб дәресләрен, чараларны төрләндерү максатында шәһәр предприятиеләренә, төрле учреждениеләрдәге музейларга, күргәзмәләргә экскурсияләр оештыралар. Бергәләшеп боз сараена барып шөгыльләнү әниләргә дә, бәбиләргә дә бик ошый. Артык күп чыгымнар сора-маучы яшь әниләр клубын үз итүчеләр инде шактый. Шуларның берсе - Людмила Давыдова. Людмила "Яшьлеккә" 10 яшьлек улы Дмитрий, яшьтә ун айлык игезәк кызлары белән еш килә. Дмитрий бию белән кызыксына. 15 яшькәчә малайлардан торган "Motton bits" төркеме биредә репетицияләр ясый. Ә кызлары бик мавыгып рәсем төшерә, үз куллары белән әвәләгән кул эшләрен сөенеп әниләренә бүләк итәләр.

- Өйдә балалар белән даими шөгыльләнү бик арыта иде. Ә менә "Яшьлек"кә яшь әниләр клубына йөри башлагач, ял итәм. Кызларым бик тиктормас, шук. Биредә алар рәхәтләнеп энергияләрен чыгаралар, киләсе көзгә бакчага барырга әзерлек өчен дә бирегә йөрү бик файдалы. Педагогларның алар белән мәш килүен күреп сөенәм, - ди Людмила.

"Яшьлек" клубында календарьдагы һәр истәлекле датаны төрле кул эшләре, кечкенә концерт белән билгеләп үтәргә күнеккәннәр. Бу көннәрдә алар ноябрьнең беренче шимбәсендә үтәчәк Бөтендөнья ир-егетләр көненә әзерләнәләр. Олыраклар җыр-бию сайласа, кечкенәләр әниләре белән бергәләп әтиләренә бүләк ясау белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әниләр дә, бәбиләр дә үз итте
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше