Энергетиклар арасында хатын-кызлар да күп. Алар, ир-атлар белән иңгә-иң торып, станциянең тотрыклы эшләвен тәэмин итә. Шундыйларның берсе - гидрокорылмалар һәм тышкы җир асты коммуникацияләре цехы машинисты Римма Галиева. Ул - энергетиклар нәселеннән. Әнисе биредә эшләп лаеклы ялга чыккач, Римма аның урынына эшкә килә. Риммага энергетика хезмәте ят булмый, чөнки өйдә...
Энергетиклар арасында хатын-кызлар да күп. Алар, ир-атлар белән иңгә-иң торып, станциянең тотрыклы эшләвен тәэмин итә. Шундыйларның берсе - гидрокорылмалар һәм тышкы җир асты коммуникацияләре цехы машинисты Римма Галиева.
Ул - энергетиклар нәселеннән. Әнисе биредә эшләп лаеклы ялга чыккач, Римма аның урынына эшкә килә. Риммага энергетика хезмәте ят булмый, чөнки өйдә әнисе еш эш, хезмәттәшләре турында сөйли. Бу, әлбәттә, аңа тәэсир итми калмый. Станциядә эш режимы катлаулы икәнен балачактан белә.
Ул эшләгән цех турбиналарны суыту өчен станция блокларын су белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Цехта өч яр буе насос станциясе исәпләнә. Римма шуның икенчесендә эшли. Вахтада Татьяна Брилевич, Надежда Сарманова, Рәйсә Мөхәммәтова белән бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп эшлиләр. Смена тыныч, борчу-мәшәкатьләрсез үтсен өчен сменаны тапшыручы машинистның эштә булган кимчелекләрне әйтеп тапшыруы мөһим. Ә бу яктан хезмәттәшләренә ышанычы зур аның.
Һәр эшнең үзенчәлеге була. Алар хезмәте сменалы, тәүлекнең нинди вакыты, ял, бәйрәм булуга карамастан, график буенча хезмәт вахтасында булырга кирәк.
- Эш шартларына күнегеп беттем инде, 12 сәгать кизү тору җиңел түгел, әлбәттә. Әмма хезмәтемне яратам, - ди Римма.
Ул цехта 15 ел хезмәт куя, үз эшенең остасына әверелгән, коллективта абруе зур.
- Римма - грамоталы, тәҗрибәле хезмәткәр, үз эшен җаваплылык тоеп, бөтен асылын аңлап эшли, - ди смена башлыгы урынбасары Михаил Варфоломеев, аның турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев