2014 ел - Ат елын мөхтәрәм шәһәрдәшләребезнең берсе Рәхимә Шихабетдин кызы Умәрова 90 яшьлек юбилеен билгеләп, көр күңел белән каршы алды. Түгәрәк дата һәм Яңа ел бәйрәме белән аны район башлыгы Татьяна Воропаева, үзешчән сәнгать осталары тәбрикләде. Ике кызы, кияүләре, биш оныгы, җиде оныкчыгының кадер-хөрмәтендә яшәүче Рәхимә әби бүген кендек...
2014 ел - Ат елын мөхтәрәм шәһәрдәшләребезнең берсе Рәхимә Шихабетдин кызы Умәрова 90 яшьлек юбилеен билгеләп, көр күңел белән каршы алды. Түгәрәк дата һәм Яңа ел бәйрәме белән аны район башлыгы Татьяна Воропаева, үзешчән сәнгать осталары тәбрикләде. Ике кызы, кияүләре, биш оныгы, җиде оныкчыгының кадер-хөрмәтендә яшәүче Рәхимә әби бүген кендек каны тамган җирдән шактый еракта булса да, балалары үз иткән Зәй җирен йөрәгенә якын урын дип атый.
-Балаларым-йөрәк парәләремне сыендырган җиргә, безнең буынны авыр сугыш елларында күргән михнәтләренә хөрмәт йөзеннән даими төстә игътибарда тотучы шушы район кешеләренә рәхмәттән башка сүзем юк. Адәм баласына яшәргә, көрәшергә көч бирә ул ихтирам- хөрмәт. Бер-берегезне аңлап, санлап, кадерләп яши белегез, - ди Рәхимә әби.
Аның туган ягы - Ульян өлкәсенең Пугачев шәһәре. Алты балалы ишле гаиләдә Рәхимә иң өлкәне була. Бөек Ватан сугышы башланганда 17 яшен тутырган кызга, әтиләрен сугышка озаткач, әнисе белән иңгә-иң куеп эшләргә, гаиләдәге бәләкәчләрне аякка бастырырга туры килә, чөнки иң кечкенәсе әле бер генә яшьлек була. Кырларда эшләргә ир заты калмагач, Рәхимә һәм аның яшьтәшләре алыштыра аларны. Җиде класс белемле кызны кыска курсларда укытып, тракторчы итәләр. Авыр сугыш елларында Рәхимә Умәрова биш ел басу-кырларда «тимер ат» иярли. Әле сугыштан соң да ике ел комбайнда эшләргә туры килә. Бер үк вакытта кызның актив, һәрнәрсәдә өлгер икәнен күреп, җирле комсомол оешмасына сәркатиб итеп тә тәкъдим итәләр. Бу сәяси йөкне дә тарта кыз. Иртә таңнан караңгыга кадәр механизатор булса, кичләрен яшьләрне оештырып, спектакль, концертлар куялар, авыр хәлдәгеләргә ярдәм итәләр. Рәхимә яшьтән үк бик матур тавышы белән аерылып тора. Сугыштан соң ул хәтта Казанга килеп, музыка училищесына имтиханнар тапшырып укырга да керә, тик эне-сеңелләрен аякка бастырышырга әнисенә ярдәм кирәк булу сәбәпле, җырчы булу хыялын тормышка ашыра алмый кала. 1951 елда сугыштан күкрәге, аягы яраланып кайткан батыр солдатка кияүгә чыга. Бер-бер артлы өч балалары туа. Тормыш иптәше белән яшәп калган 42 ел гомерен сагынып, матур хатирәләргә бай чор дип атый Рәхимә әби. Ире 68 яшендә дөнья куя. Ә тыныч тормышта тегүче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рәхимә әби тугызынчы дистәне тутыруга ирешә. Хәзер инде ул дистә елдан артык Зәйдә кызы Наилә, кияве Рафаил тәрбиясендә яши.
Бәләкәй генә, гел хәрәкәтләнеп торучы бу мөхтәрәм кешегә сокланмый мөмкин түгел. Никадәр авыр хезмәт башкарып сыналган тыл ветераны гәүдәсен төз тотып йөрүне хуп күрә, оныкчыклары белән шаярып уйнарга да көч таба, матур милли көйләр ишеткәндә кушылып җырларга да ярата. Алай гына да түгел, алар оныкчыгы Алия белән әле шашка уйнап та шаккатырдылар. Биш вакыт намазын калдырмаучы Рәхимә әби һәр догасында балаларына, оныкларына исәнлек-саулык, илгә иминлек тели.
- Әни безнең аш-суга да, тегүгә дә оста. Шуңа күрә һәрчак тамагыбыз тук, өстебез бөтен булды. Әтиебез белән тату гомер итүләрен күреп үсү гаилә учагын саклап яшәргә өйрәнү мәктәбе иде. Шуңадыр апаның да, минем дә, Ходайга шөкер, гаиләләребез түгәрәк, әни өйрәткәнчә тормышның тәмен белеп, булганның кадерен белеп яшәргә тырышабыз. Әниебезгә яшьлегендә авыр шартларда бер сыналырга туры килсә, кайгылар да читләтеп узмады. Әтиебезне югалтык, яшьли фаҗигале төстә энебезнең гомере өзелде. Шушы кадәр авырлыкларны күтәргән ана йөрәгенә нинди шифалар китерсәк тә аз. Без аның хәсрәтләрсез генә тыныч картлык кичерүен, янәшәбездә булуын телибез, -ди кызы Нурия.
Рәхимә әби Умәрова шәһәребездә өлкәннәр өчен тудырылучы уңай шартларны җәннәт бакчасы белән тиңли. Ул «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә ял итеп, сәламәтлекне ныгытып алу мөмкинлеге булудан бик канәгать. Яшьтәшләр белән очрашып, сөйләшеп утыру да - бер гомер, ди киң күңелле ак әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев