Җәмгыять һәм кеше

Онытып борчу-мәшәкатьләрне

Районда 2800 инвалид исәпләнә. Дәүләт инвалидларны социаль тернәкләндерү, аларга җәмгыятькә җайлашу мөмкинлекләре тудыру юлларын эзли. "Ачык мохит" махсус федераль программасы - бүгенге вазгыять. Аның нигезендә инвалидларга җиңел, уңайлы яшәү шартлары тудырылырга тиеш. Районда әлеге җәһәттән поликлиникага керү ишекләре, баскычлар уңайлы итеп ясала, инвалидларга транспорт кую өчен махсус урыннар әзерләнә. Мондый...

Районда 2800 инвалид исәпләнә. Дәүләт инвалидларны социаль тернәкләндерү, аларга җәмгыятькә җайлашу мөмкинлекләре тудыру юлларын эзли. "Ачык мохит" махсус федераль программасы - бүгенге вазгыять. Аның нигезендә инвалидларга җиңел, уңайлы яшәү шартлары тудырылырга тиеш. Районда әлеге җәһәттән поликлиникага керү ишекләре, баскычлар уңайлы итеп ясала, инвалидларга транспорт кую өчен махсус урыннар әзерләнә. Мондый урыннар шәһәрдә өч җирдә - үзәк базар, үзәк дәваханә, инвалидлар җәмгыяте урнашкан бина янында булачак. Гомумән, каршылыксыз тирәлек, мохит формалаштыру - дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше. Эшләүче, укучы спорт белән шөгыльләнүче рухи яктан көчле инвалидлар бар.

"Космос" яшьләр үзәге язмыш сыгылдырып сынаса да, сыгылмаган кешеләрне инвалидлар декадасы ачылу тантанасына җыйды. Инвалидлар ункөнлеге үткәрү районда традициягә әйләнде. Быел ул җәмгыять оешуның 20 еллыгы уңаеннан аеруча зурлап оештырылды. Яшьләр үзәгендә алма төшәр урын юк иде. Район башлыгы Татьяна Воропаева инвалидларны сәламләп, "Ачык мохит" федераль программасы, бу җәһәттән районда башкарылган эшләр турында сөйләде, инвалидларның көчле рухлы булуларына соклануын белдерде, теләкләр ирештерде. Инвалидлар һәм сукырлар җәмгыятьләре рәисләре Илдус Талипов, Мария Костюченко оешмалар эшчәнлеге, инвалидларның тормышы, шөгыльләре, уңышлары, проблемалары турында сөйләделәр. Алар икесе дә спорт, мәдәни чараларда үзләре башлап йөри. Мария Костюченконың Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Мактау кәгазенә ия булуы күп нәрсә турында сөйли. Тантанада Илдус Талипов "Әй Суык-Чишмәм" дигән җырны сузуга зал тынып калды: бер мизгелгә алар борчу-мәшәкатьләрен онытты.

Инвалидлар әнә шулай сәхнә дә тота, иҗат та итә, спортта зур уңышлар да яулый. Тантанада спортта уңышларга ирешкән Сергей Хохлов, Антонида Николаева, Лилия Кузьмина, Людмила Зотеевага башкарма комитетның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Иҗат итәргә хирыс Әнисә Шәфиева, Нәзирә Смирнова, Владимир Лашин "Тукай - безнең күңелләрдә" республика конкурсында "Декоратив-гамәли сәнгать" номинациясендә I дәрәҗә дипломга ия булдылар. Бу көнне актив физик мөмкинлеге чикле бер төркем инвалид сукырлар җәмгыяте Дипломнары белән бүләкләнде.

Инвалидларны сәламләргә җырчылар Ләйсән Тимерханова, Людмила Устинова, Леонид Анисимов, "Каприз" хореографик ансамбле һ.б.лар килде. Чыгышлар алкышларга күмелде.

Һәр язмыш артында - күңел, тән ярасы. Кемнәргәдер тантанага килү дә авырлык белән бирелгәндер. Әмма аларның һәрберсенең күңеле күтәренке, йөзендә елмаю иде. Бер күрешү - бер гомер. Инвалидлар очрашты, аралашты, фикерләште, күңел ачты.

Ункөнлектә "Бердәмлектә - көч" иҗат фестивале, "Танышу" клубы утырышы, шахмат-шашка турниры, йөзү буенча ярышлар һ.б.лар үтәчәк. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Онытып борчу-мәшәкатьләрне
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше