Җәмгыять һәм кеше

Остаз да, рационализатор да

ГРЭСта югары интеллектлы кадрлар туплауга зур игътибар бирелә, соңгы елларда аеруча. Чөнки елдан-ел яңа җитештерү ысулларын куллануга күчүче предприятиедә заманча җиһазлар белән идарә итү өчен беренче чиратта белемле, яңалыкны тиз үзләштерә алучы хезмәткәрләр булу шарт. Станциядә 26 ел хезмәт куючы Айрат Сәүбән улы Хөсәенов - нәкъ менә яңалыкка омтылып эшләүче,...

ГРЭСта югары интеллектлы кадрлар туплауга зур игътибар бирелә, соңгы елларда аеруча. Чөнки елдан-ел яңа җитештерү ысулларын куллануга күчүче предприятиедә заманча җиһазлар белән идарә итү өчен беренче чиратта белемле, яңалыкны тиз үзләштерә алучы хезмәткәрләр булу шарт.

Станциядә 26 ел хезмәт куючы Айрат Сәүбән улы Хөсәенов - нәкъ менә яңалыкка омтылып эшләүче, җаваплы хезмәткәрләрнең берсе. Алай гына да түгел, ул - үз артыннан яшьләрне ияртүче, аларның теоретик белемнәрен эштә, катлаулы техника артында куллануга өйрәтүче остаз да. Айрат Хөсәенов 1985 елда Казан энергетика институтын тәмамлап, станциянең 1нче казан-турбиналар цехына системадагы төзексезлекләрне карап торучы (обходчик) булып эшкә килә.

ГРЭСта шундый тәртип кертелгән: югары белемле булуга карамастан, һәр белгеч хезмәт юлын башта гади хезмәткәр булып башлый, әкренләп катлаулырак эш ысулларын үзләштерә бара. Айрат Сәүбәновичка энергетика системасына кереп китү әллә ни авыр булмый. Чөнки Бигеш авылында укытучылар гаиләсендә үскән егетнең олы абыйсы Ринат та - энергетик, ул 9 ел ГРЭС-та хезмәт куя. "Нәкъ менә шушы һөнәрне сайлавым да абыем белән бәйле. Ул Казанда укыган чорда мин аның лекция-язмалары аша энергетика белән кызыксынып киттем. Соңрак ул миңа эш алымнарын үзләштерергә дә ярдәм итте", - дип искә ала ул һәм бүгенгәчә сайлаган һөнәре өчен үкенгәне юк.

Бүгенге көндә ул 1нче пар казаны-турбиналар цехы энергоблогы машинисты булып эшли. Биредә ул автоматлаштырылган система аша пар казаннары, турбиналарның эш режимын көйли, температураның нормада булып, йөкләнешнең тиешле нормадан артмавын күзәтә. Мониторлар аша ешлык һәм көчәнеш контрольдә тотыла. Әгәр дә кайсы да булса энергоблокта төзексезлек күзәтелсә, Айрат Хөсәенов һәм аның хезмәттәшләре тиз арада бу энергоблоктан йөкләнешне азат итеп, резервтагысына күчерергә тиеш.

- Хәзер системаның автоматлаштырылуы эшне бермә-бер җиңеләйтте. Элек без приборлардагы күрсәткечләрне көйләү эшен кулдан башкара идек. Тик шулай да кулдан көйләүне дә онытып бетерергә ярамый, чөнки без бик җаваплы хезмәт башкарабыз, катлаулы хәлләрдән тиз арада чыга белү бик мөһим, - ди машинист.

Җитәкчеләре аның генерация җиһазларыннан экономияле файдалану өчен рационализаторлык эше белән дә актив шөгыльләнүен әйтә. Үз кул астында стажировка үтәргә килгән яшьләрне дә ул рационализаторлык эшчәнлегенә җәлеп итә. Һәр техника, җиһазга саклык белән карарга өйрәтә.

Уртак эш өчен янып йөрүче, үзенә дә, башкаларга да таләпчән, дисциплиналы, үз өстендә даими эшләүче хезмәткәрне коллектив та, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Быел энергетикларның һөнәри бәйрәме уңаеннан ул "Генерацияләү компаниясе" ААҖ Мактау грамотасына тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Остаз да, рационализатор да
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше