Җәмгыять һәм кеше

Өстенлекләре шактый

Соңгы елларда хәрби хезмәтне контракт нигезендә үтү торган популярлаша бара. Бу илнең оборонасын профессиональ хәрбиләр хисабына ныгытуны күз уңында тота. Мәгълүм булганча, Россия Президенты 2017 елга килешү нигезендә хәрби хезмәткә алынучылар санын 425 меңгә җиткерү бурычын куйды. Шуңа да Россия Оборона министрлыгы хәрби көчләрне туплау системасын камилләштерү белән җитди шөгыльләнә....

Соңгы елларда хәрби хезмәтне контракт нигезендә үтү торган популярлаша бара. Бу илнең оборонасын профессиональ хәрбиләр хисабына ныгытуны күз уңында тота. Мәгълүм булганча, Россия Президенты 2017 елга килешү нигезендә хәрби хезмәткә алынучылар санын 425 меңгә җиткерү бурычын куйды. Шуңа да Россия Оборона министрлыгы хәрби көчләрне туплау системасын камилләштерү белән җитди шөгыльләнә. Безнең районда да соңгы өч елда контракт нигездә хезмәт итүчеләр саны 50гә җитте. Шуларның 30ы әле узган ел гына килешү буенча хәрби хезмәткә алынучы. Быел хәрби комиссариат 4 егетне озатты. 1 апрельдән тагын өч егет контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдерде.

Контракт нигезендә хезмәтнең чакыру буенча хезмәт белән чагыштырганда, өстенлекләре шактый. Бу беренче чиратта хәрбиләргә уңай шартлар тудырылу, армиянең абруен күтәрү белән бәйле.

-Контракт төзүче хәрби хезмәт урынын үзе сайларга хокуклы. Ә Татарстаннан килешү төзеп китүчеләр нигездә Үзәк һәм Көньяк округларга, республикабызга якын хәрби частьләргә җибәрелә. Мәсәлән, соңгы вакытта без район хәрби комиссариатыннан күпчелек егетләребезне Таҗикстанның Дүшәмбе, Курган-Түбә, Куляб шәһәрләрендәге частьларга һәм Ульян шәһәренең һава десанты гаскәрләренә озатабыз. Аларда хезмәт өчен түләүләрнең чагыштырмача зур булуы күзәтелә. Таҗикстанда хезмәт итүнең 1 ае 3 айга исәпләнеп, киләчәк пенсия өчен дә отышлы була. Гомумән киләчәген хәрби һөнәр белән бәйләргә уйлаган ир-егетләргә контракт нигезендә хезмәткә алыну иң отышлысы, - ди районның баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов.

Контракт хезмәтендәгеләрнең социаль пакеты офицерларныкы дәрәҗәсендә. Алар фатир яки тулай торак белән тәэмин ителә. Биш ел хезмәт иткәч, җыелма ипотека программасында катнашып фатир алу мөмкин, кредитны дәүләт каплый. Әгәр дә контракт өзелә икән, ул очракта кредитны кеше үзе түләргә тиеш. Моннан тыш, өч ел хезмәт иткәннән соң конкурссыз югары уку йортына керү мөмкинлеге бирелә. Уку дәверендә дә, аннан соң да беркадәр вакыт стипендия түләнә. Контракт нигезендә хезмәт итүчеләрнең эш хакы 18 - 60 мең.

Әле бу көннәрдә генә Таҗикстанның Куляб шәһәрендә 149нчы мотоукчылар полкында контракт нигезендә хезмәт итүче шәһәрдәшебез Илнур Хәмидуллин ялга кайтты. Илнур килешү буенча хезмәткә чакыру буенча хезмәтен тутырып кайтканнан соң алына.

-Мин 2010 елда Мәскәү өлкәсенең Кострома шәһәрендә чакыру буенча хезмәт үтәдем. Кайткач эшкә урнашсам да, хезмәт хакының түбән булуы борчыды үземне. Хәрби тормышны белүем сәбәпле, киләчәгемне дә армия белән бәйләү теләге көчле иде. Хәрби комиссариатка килеп белештем дә Таҗикстанга килешү төзергә карар кылдым, әти-әниләр, туганнарым да бу теләгемә каршы килмәде. 2013 елның октябрендә хезмәткә керештем һәм менә 4 айдан соң ялга кайттым. Шушы юнәлешне сайлавыма һич үкенмим. Килүгә тулай торактан урын бирделәр, чакыру буенча 41 мең сум айлык хезмәт хакы алам. Ашау, киенү дәүләт хисабыннан булганга аны җыю мөмкинлеге бар. Зәйдә мәктәпне тәмамлауга политехник колледжда авыл хуҗалыгы белгечлегебуенча һөнәр һәм машина йөртүче таныклыгы алган идем. Машина йөртүнең хәрби тормышта бик кирәкле һөнәр булуына инандым, хәзер үземә билгеләнгән машина белән хәрби хезмәт үтәм. Югары уку йортына керү теләгем дә юк түгел. Үзем кебек райондашларыма һич икеләнмичә хәрби тормышны сайларга киңәш итәм, - ди Илнур Хәмидуллин.

Контракт нигезендә хезмәт итү елга ике тапкыр ялга кайту мөмкинлеге дә бирә. Бу юлы 13 көн булса, җәй көне 45 көнгә кайтырга исәпли егет.

Тик әле шунысы да бар, контракт буенча хезмәткә теләсә-кемне алмыйлар - алар өчен таләпләр катгый. Килешү 19-40 яшьлек урта белемгә ия, физик яктан нык ир-атлар белән генә төзелә. Элегрәк тагын бер шарт булган - контракт буенча хезмәткә алынучылар чакыру буенча хезмәт итәргә тиеш буган. Хәзер исә армиягә бармаган югары белемле егетләр дә контракт буенча хәрби хезмәткә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Өстенлекләре шактый
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше