Татар теле турында күп сөйләшәбез, ләкин кайвакыт үзебез дә сизмичә, аны читкә куеп, ияләшеп җиткән телдә аралашабыз. Мине оялткан да, уйландырган да бер мисал турында язып китмәкче булдым. Зәй шәһәрендә гаиләсе белән абыемның өлкән улы Нияз яши. Менә шул энемнең улы Ильяска сентябрь аенда 18 яшь тулды. Өйдә булмау сәбәпле,...
Татар теле турында күп сөйләшәбез, ләкин кайвакыт үзебез дә сизмичә, аны читкә куеп, ияләшеп җиткән телдә аралашабыз. Мине оялткан да, уйландырган да бер мисал турында язып китмәкче булдым. Зәй шәһәрендә гаиләсе белән абыемның өлкән улы Нияз яши. Менә шул энемнең улы Ильяска сентябрь аенда 18 яшь тулды. Өйдә булмау сәбәпле, аны вакытында котлый алмадым. Компьютерны ачып, "в контакте" битенә керсәм, аны бик күпләр котлаган. Барысы русча язылган. Мин дә, соң булса да уң булсын дип, котлавымны рус телендә язып җибәрдем. Берникадәр вакыттан соң җавап килде. «Апа, котлавың өчен рәхмәт, ләкин нигә аны татарча язмадың? Без бит татарлар, без дә татарча сөйләшмәсәк, кем сөйләшер? Башка вакытта татарча яз», - диелгән иде анда. Шул сүзләрне укыгач, оялуымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Тизрәк гафу үтендем. Хәтта төнлә уянгач та шул турыда уйлап яттым. Зәй кечкенә булса да - шәһәр. Анда да аралашу күпчелек русча. Ильяс мәктәптә барлык фәннәрне рус телендә укый. Татар теле өстәмә дәрес булып кына керә. Сеңлесе Язилә дә - бик талантлы кыз, "5"легә генә укый. Менә бит ап-ачык мисал! Әти-әни гаиләдә татарча сөйләшкәч, балалар да ул телне үз итә, хөрмәтли. Югыйсә әниләре Айсылу да - Чаллыда туып үскән шәһәр кызы. Шундый гаиләләр булганда, иншаллаһ, телебез сакланыр дигән өмет очкыны барлыкка килә. Горурланам мин, туганнарым, сезнең белән!
Гөлисә Зарипова. Ижау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев