Республикада ташламага ия гражданнар транспортта чикләүсез йөри алачак. Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган чираттагы брифингта сүз шул хакта барды. Анда район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Фәрит Мусин, торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге баш белгече...
Республикада ташламага ия гражданнар транспортта чикләүсез йөри алачак. Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган чираттагы брифингта сүз шул хакта барды.
Анда район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Фәрит Мусин, торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге баш белгече Әлфия Сөләйманова, "Авантех" ҖЧШнең эксплуатация буенча директор урынбасары Илнур Газизов катнашты.
Татарстан Министрлар Кабинетының 2011 елның 19 декабрендә кабул ителгән 1017 һәм 1018нче карарлары нигезендә 2012 елдан башлап республикада бердәм социаль юл йөрү билеты пенсионерга транспортта 30 мәртәбә генә бушлай йөрү хокукы бирергә тиеш иде. Ташламага ия булучылар мөрәҗәгате буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә әлеге контингент гражданнарны җәмәгать транспортында йөртү мәсьәләсе каралды, аларга чикләүсез юл йөрү хокукы кире кайтарылды. Шулай итеп, агымдагы елның 1 февраленнән лимитсыз бердәм социаль юл йөрү билетлары гамәлгә керә (гыйнварда исә элек таратылган бердәм социаль юл йөрү билет-талоннары һәм аның хуҗасының ташламадан файдалануга хокуклы булуын раслаган документны күрсәтеп, лимитсыз йөреп була). Ташламага ия гражданнарга юл йөрү өчен айлык түләү гыйнвар аеннан өлкәннәргә - 342, балаларга 206 сум итеп каралган. Быел республиканың Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән кебек зур шәһәрләрендә дә Казандагы кебек транспорт карталарын гамәлгә кертү ниятләнә.
"Авантех" ҖЧШ районда халыкка ел ярым транспорт хезмәте күрсәтә. Предприятие быел да тендер аша үтеп, район-шәһәр халкына транспорт хезмәте күрсәтүне дәвам итә. Зәйдә предприятиенең 14 берәмлек автобусы йөри. Илнур Газизов әйтүенчә, өстәмә ике яңа "ПАЗ" автобусы кайтарту өчен заявка бирелгән.
Гыйнвар аенда районда 98 кеше социаль юл йөрү билетыннан файдалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев