Җәмгыять һәм кеше
Полиция хезмәткәрләре шатлык китерде
Шәфкатьлелек елы кысаларында районыбызда төрле игелекле гамәлләр кылу дәвам итә. Бу көннәрдә полиция хезмәткәрләре коррекция мәктәбенә зур бүләк ясап, балаларны шатландырды. Тантаналы төстә шәһәр-район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Григорий Будрин мәктәп директоры Ирина Боровинскихка өй кинотеатры тапшырды.
-Хәзер техника заманы, шуңа күрә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә заманча аппаратурадан...
Шәфкатьлелек елы кысаларында районыбызда төрле игелекле гамәлләр кылу дәвам итә. Бу көннәрдә полиция хезмәткәрләре коррекция мәктәбенә зур бүләк ясап, балаларны шатландырды. Тантаналы төстә шәһәр-район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Григорий Будрин мәктәп директоры Ирина Боровинскихка өй кинотеатры тапшырды.
-Хәзер техника заманы, шуңа күрә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә заманча аппаратурадан файдалану кирәк. Аларның игътибарын җәлеп итәрдәй видеоматериаллар кулланып эшләү педагогик эшчәнлекне тагын да яхшыртсын, - диде ул.
Мәктәптә физик мөмкинлеге чикләнгән балалар белем алуын исәпкә алганда, аларга хәрәкәт бик файдалы. Ә өй кинотеатры ярдәмендә ритмика дәресләре үткәрү, гимнастик күнегүләр ясау, бию түгәрәкләре оештыру күпкә җиңелрәк булачак. Җәйге каникул чорында исә биредә мәктәп яны лагере эшли. Шуңа күрә бүләк лагерьда ял итүче 29 балага вакытларын күңелле үткәрү өчен дә бик урынлы булды, ди Ирина Боровинских.
Балалар үз чиратларында полиция хезмәткәрләренә юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен дәлилләп күрсәтте, җәйге чорда аларны төгәл үтәргә сүз бирде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев