Яңа ел бәйрәменә Кыш бабайдан бүләк алу - балачак чорының иң матур мизгелләренең берсе. Балачакның татлы хыялын тормышка ашыру максатында соңгы елларда эчке эшләр бүлеге хез мәткәрләре дә, тәртип саклау өстенә, Кыш бабай ролен башкаруга да бик теләп алына. Республика күләмендә үткәрелүче «Полиция Кыш бабае» акциясеннән Зәй полиция хез-мәткәрләре дә...
Яңа ел бәйрәменә Кыш бабайдан бүләк алу - балачак чорының иң матур мизгелләренең берсе. Балачакның татлы хыялын тормышка ашыру максатында соңгы елларда эчке эшләр бүлеге хез
мәткәрләре дә, тәртип саклау өстенә, Кыш бабай ролен башкаруга да бик теләп алына. Республика күләмендә үткәрелүче «Полиция Кыш бабае» акциясеннән Зәй полиция хез-мәткәрләре дә читтә калмады.
Шунысын искәртеп үтәргә кирәк, полиция Кыш бабае социаль авыр хәлдәге, имин булмаган гаиләләрдә тәр-бияләнүче балаларны шатландыру йөзеннән алар яшәгән фатир ишеген шакый. Бүгенге көндә балигъ булмаганнар эшләре бүлегенең махсус исәбендә 47 бала һәм 34 имин булмаган гаилә тора. Араларында үзләре тәртип бозып җавапка тартылучылары да, шул ук вакытта начар ниятле адәмнәр тарафыннан кыерсытылганнар да бар.
- Без район башкарма комитетының яшүсмерләр эшләре буенча комиссиясе белән берлектә нәкъ менә аз керемле, имин булмаган гаиләләрдә үсүче, начар ниятле кешеләрнең җәбер-золымына дучар булган сабыйларның күңелен күтәрү, аларның Яңа ел бәйрәмен бизәү максатында бу ак- цияне район җирлегендә җәелдердек. Максатыбыз - аларның киләчәккә булган өметләрен ныгыту, тәртип сагы хезмәткәрләренең һәрчак ярдәмгә киләчәкләрен төшендерү, мәрхәмәтле гамәлләрнең өстен булуын күрсәтү. Полиция Кыш бабаен бусагада күрүгә, балаларның күзләре яна башлый, күңелләре күтәрелә, - ди полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе башлыгы Павел Минеев.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Кыш бабай күчтәнәчләре өчен үзара акча җыешып, 31 бүләк әзерләде. Декабрь азагыннан Раштуа бәйрәменә кадәр эчке эшләр бүлеге һәм башкарма комитетның яшүсмерләр эшләре буенча комиссия әгъзалары аларны Кыш бабай, Кар кызы киемнәреннән 16 гаиләдә тәр-бияләнүче балаларның өйләренә барып тапшырды.
Шундый күңелле мизгелләрнең берсендә без дә катнаштык. Зәйдә яшәүче күпбалалы Захаровлар гаиләсе дә көтеп алды полиция Кыш бабаен. Яшүсмер балалар Людмила белән Максимга тәм-томнар тутырылган матур коробкаларны тапшырганчы Кыш бабай алар алдан өйрәнеп куйган шигырьләрне тыңлады. Гаилә башлыгы Светлана Захарова - 6 бала анасы. Шуларның икесе - әле балигъ булмаган яшьтә. Югары Баграж авылында яшәүче гаиләнең аз керемле, социаль авыр хәлдә булуын, йортларының тузуын исәпкә алып, район хакимияте аларга шәһәрдәге ипотека йортыннан дүрт бүлмәле фатир бирде. Хәзер бу гаилә уңайлы шартларда яши. Ә Яңа ел бәйрәме уңаеннан Кыш бабайның (полиция капитаны Алексей Муханов) аларны фатирларына килеп котлавыннан барысы да канәгать калды. Балалар эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә тәртип бозмыйча, тырышып укырга сүз бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев