Электрон мәгълүмат чаралары тормышыбызга һаман саен ныграк үтеп керүгә карамастан, басма матбугат, ягъни газета-журналларның тоткан үз урыны булды һәм булачак. Моны тормыш үзе дә, дөньяның билгеле галимнәре дә раслый. Агымдагы елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу тәмамланып килгән бу көннәрдә әлеге темага сүз кату урынлы булыр. Сер түгел, 1 апрельдән...
Электрон мәгълүмат чаралары тормышыбызга һаман саен ныграк үтеп керүгә карамастан, басма матбугат, ягъни газета-журналларның тоткан үз урыны булды һәм булачак. Моны тормыш үзе дә, дөньяның билгеле галимнәре дә раслый.
Агымдагы елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу тәмамланып килгән бу көннәрдә әлеге темага сүз кату урынлы булыр. Сер түгел, 1 апрельдән газета-журналларга язылу кампаниясе быел авыр шартларда бара. Чөнки почта матбугат тарату чыгымнарын каплау өчен бәяне күтәрде. Нәтиҗәдә кайбер басмаларга бәя ике мәртәбә артты. Шулай да, кайбер чаралар күрү сәбәпле (иске бәя белән язылуны алдан оештыру), газетага язылучылар саны куркыныч дәрәҗәдә кимемәде. Шунысын да әйтик, бу мөһим эштә төп авырлык почта элемтәсе хезмәткәрләре, ягъни хат ташучыларга төшә. Алар арасында хезмәтен намус белән башкаручы, халыкны рәсми басмаларга яздыру өчен зур тырышлык куючылары шактый. Соңгы елларда халык белән эшләве нык авырлашты. Монда хат ташучыдан сәясәтне аңлап, аны газета укучыларга дөрес итеп җиткерә белү осталыгы да сорала.
Мирный бистәсе халкына өч хат ташучы - Зинаида Метрухова, Зинаида Ширяева һәм Сәрия Ризатдинова хезмәт күрсәтә. Сәрия ханым әлеге тармакта өч ел гына эшләвенә карамастан, аны бистә халкы яратып өлгергән. Хат ташучы хезмәтенә ханым лаеклы ялга чыккач кына алынган.
- Кеше белән эшләү миңа элек-электән ошый иде, хат ташучы эшен исә яратып башкарам, - ди Сәрия ханым.
Ул бистә халкына басма мәгълүматның ни дәрәҗәдә мөһимлеген, кирәклеген төшендерә. Бу һөнәр үтә җаваплылык, төгәллек, оперативлык сорый. Газета-журналларга язылу буенча тиешле планны тутырасы, пенсия, пособиеләр өләшәсе, барлык төр түләүләрне җыясы, тауар сатасы бар. Һәр хат ташучыга 300 басмага яздыру йөкләнгән. Сәрия ханым аны ничек тә үтәргә тырыша.
Район газеталары, шул исәптән "Зәй офыклары"на язылу 1 июльдә тәмамлана. Җирле матбугатны даими алдыручылар бу эшне вакытында башкарды. Әгәр дә сез "Зәй офыклары"на язылырга өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз, көннәр санаулы гына калды!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев