Район җитәкчелеге халык белән эшләүнең төрле формаларын куллана. Бу юнәлештә бездә бай тәҗрибә тупланды. Шәһәрдә, авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең нәрсә борчыганын белү, хәл итәргә кирәкле проблемаларны алар авызыннан ишетү, эш планлаштыру, төрле программалар кабул итүгә җирлек булып тора. Ә тулаем алганда, ул властьның халыктан аерылмаганлыгын, аңа якын торуын күрсәтә. Узган атнада...
Район җитәкчелеге халык белән эшләүнең төрле формаларын куллана. Бу юнәлештә бездә бай тәҗрибә тупланды. Шәһәрдә, авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең нәрсә борчыганын белү, хәл итәргә кирәкле проблемаларны алар авызыннан ишетү, эш планлаштыру, төрле программалар кабул итүгә җирлек булып тора. Ә тулаем алганда, ул властьның халыктан аерылмаганлыгын, аңа якын торуын күрсәтә.
Узган атнада шәһәр бис-тәләрендә "Ачык хат көннәре" башланды. Аның беренчесе узган җомгада Иске Зәй бистәсендә үтте. Искезәйлеләр мондый очрашуларга битараф түгел. Бу юлы да район мәдәният йортына халык күп килде. Аларны төрле хезмәтләр күрсәтүче предприятие, оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре кабул итте. Һәркемгә үзен борчыган сорау белән тиешле структурага мөрәҗәгать итеп, җавап алу мөмкинлеге тудырылды.
Мәдәният йортының тамаша залында узган очрашуны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.
- Бүгенге очрашуның максаты - шәһәр-районның социаль-икътисади үсешен тәэмин итү, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү буенча быелга билгеләнгән эшләрнең үтәлешен сезгә җиткерү, сезнең фикер-тәкъдимнәрне искә алып, алга яңа бурычлар билгеләү, - диде ул, очрашуны ачып.
Агымдагы елның 10 аенда бистәнең социаль-икътисади үсеше буенча башкарылган эшләр турында шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин чыгыш ясады.
Башка еллардагы кебек үк, быел да Иске Зәйдә шактый күләмдә эш башкарылды. Халыкны нык борчыган проблемаларның берсе - Макаров, Кухарев урамнарына асфальт җәелде. Әлеге эшләр өчен 13 миллион сумнан артык финанс чыгымнары сарыф ителде. Клуб һәм Совхоз урамнары арасында суүткәргеч салынды, Макаров урамының 17нче йортында яшәүчеләр өчен дә су проблемасы хәл ителде.
- Быел бистәдә беренче мәртәбә "Авария хәлендәге торак" программасы эшли башлады. Макаров урамында өч гаилә өчен кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп йорт төзелде. 4 гаиләгә исәпләнгән тагын бер йорт төзелә. Ул быелның декабрендә файдалануга тапшырылачак, - диде Марсель Хуҗин.
Бистәне электр энергиясе белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, телефон элемтәсе, газ хуҗалыгы буенча да ярыйсы гына эшләр эшләнде.
Балалар бакчасын ремонтлауга шактый средстволар тотылды. Биредә муниципаль программа кысаларында барлык тәрәзәләр пластикка алмаштырылды, җылылык челтәре өлешчә ремонтланды.
Соңгы вакытта бистәдәге пляжга игътибар артты, ул төзекләндерелде. Иске Зәй зиратының санитар торышы тикшерелеп торыла, аны даими рәвештә чистарту оештырыла.
Бистәнең социаль йөзе үзгәрә. Монда соңгы елларда шактый яңа йортлар үсеп чыкты, төзелүчеләре дә күп. Сәүдә нокталары да артуга бара. "Тәмле" сәүдә йорты эшчәнлегеннән искезәйлеләр канәгать. Хәзер аның подвал өлешендәге мәйданнарда көнкүреш товарлары сату буенча "Райян" кибете эшли.
Шулай ук бистәдә яшәүчеләр соравы буенча ачылган даруханә дә уңышлы гына эшли.
Бистәдә яшәүчеләрнең шәхси хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм күрсәтү максатында, быел халык бушлай 80 тонна ашлык алган, теләгән кеше салам белән тәэмин ителгән.
Шәхси эшмәкәр Александр Никулин үз хисабына Орджоникидзе һәм Карл Маркс урамнары кисешкән чатта светофор куйдырды һәм автобус тукталышы павильоннарына ("Маяк" һәм "Сельхозтехника" тукталышларында) реконструкция ясады.
Марсель Хуҗин чыгышында шәһәр Советы депутаты Әнәс Гыйззәтуллинның бистә проблемаларын хәл итүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Әнәс Өлфәтович биредә Сабантуй үткәрүгә зур матди ярдәм күрсәткән, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә дә актив катнашкан. Ул шәһәр урамнарын төзекләндерү белән дә шөгыльләнә, бистәдәге Мәктәп тавын ял урыны итү өчен дә тырышып йөри: биредә урнаштырылачак беседкаларның тимер конструкцияләрен эшләүгә алынган. Быел мәктәп тавына 70 төп чыршы утыртылган. Чыгарылыш сыйныф укучыларының язын биредә агач утыртуы матур традициягә әвереләчәк.
Язын узган очрашуда 1нче мәктәпкә психолог кирәклеге, чаңгылар җитмәү проблемасы күтәрелгән иде. Хәзер мәктәптә психолог эшли башлаган, чаңгы алу проблемасын хәл итүгә ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиев ярдәм итәчәк, диелде.
Бистәдә яшәүчеләр арасында шәхси йөк транспортына ия кешеләр артуы, ә авыр транспортның урам юллары төзеклеген, аның чисталыгын, шулай ук бистә халкының тынычлыгын тәэмин итүгә тискәре йогынты ясавын очрашуда катнашучылар төп проблема итеп билгеләде. Аны хәл итү юллары да билгеләнә. "Сельхозтехника" оешмасы биләмәсендә йөк автомобильләре өчен махсус кую урыны эшләнгән. Шушы көннәрдә шәһәр Советы "Тышкы төзекләндерү, шәһәрдә чисталык һәм тәртип саклау" кагыйдәләрен карап, раслаячак. Анда караусыз терлек хуҗаларын өчен 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штрафка тарту карала. Ә Иске Зәйдә әлегә кәҗәләрне урамда йөртү - шулай ук зур проблема.
"Иске Зәй" торак милекчеләр ширкәте рәисе Владимир Кипров, чыгыш ясап, ширкәтнең быелга билгеләнгән эшләренең уңышлы үтәлүен билгеләп үтте.
Полиция участок инспекторы Сергей Муханов бистәдә җәмәгать тәртибен саклау, хокук бозулар буенча мәгълүмат бирде.
Шунысы игътибарга лаек, күпләр бистә проблемаларын максатчан хәл иткән, Иске Зәйгә игътибар кимемәгән өчен район башлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Халыкның бу юлы да сораулары аз булмады. Алар пассажир транспорты йөреше, чүп чыгару урыннары белән бәйле экологик хәл, мәдәният йорты янындагы җәйге баскетбол мәйданчыгына асфальт түшәү, кайбер урамнарны төзекләндерү һәм яктырту, мәктәп дәреслекләрен әти-әниләр сатып алу, "Каенкай" балалар бакчасының идәне начар булу, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча кайбер аңлашылмаучанлык һ.б.га кагыла. Аларның барысына диярлек шунда ук җавап бирелде, кайберләре контрольгә алынды.
Татьяна Воропаева, очрашуга нәтиҗә ясап, сөйләшү-аралашуның файдалы булуын билгеләп үтте, күп нәрсә искезәйлеләрнең үзләреннән торуын искәртте. Чөнки бистә йөзен анда яшәүчеләр билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев