Республикада балалар, яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәте үсеше һәм аны популярлаштыру, хокукый тәрбия нигезләрен, үзаңны ныгыту максатында мәктәпләрдәге профилактик отрядларны барлау, аларны хокук саклау хәрәкәтләрендә актив катнашырга өндәү юнәлешендә бәйге дәвам итә. Аның муниципаль этабы 4нче мәктәптә 10 команда арасында бик җанлы үтте. Финалга командалар 16 мәктәпнең профилактик отрядлары арасыннан...
Республикада балалар, яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәте үсеше һәм аны популярлаштыру, хокукый тәрбия нигезләрен, үзаңны ныгыту максатында мәктәпләрдәге профилактик отрядларны барлау, аларны хокук саклау хәрәкәтләрендә актив катнашырга өндәү юнәлешендә бәйге дәвам итә.
Аның муниципаль этабы 4нче мәктәптә 10 команда арасында бик җанлы үтте. Финалга командалар 16 мәктәпнең профилактик отрядлары арасыннан читтән торып уздырылган бәйге нәтиҗәсендә сайлап алынды.
Бәйгегә отрядлар нык әзерләнгән. Укучылар физик әзерлекләрен, законнардан хәбәрдар булуларын кыю яклады. Иң башта 1-7 мәктәпләр, татар гимназиясе һәм Түбән Биш, Югары Шепкә мәктәпләре профилактик отрядлары үз-үзләрен үзенчәлекле тәкъдим итүдә ярышты. Социаль мәгънәгә ия проектлар өстендә ел дәвамында башкарылган хезмәтләрен, стройда йөрү тәртибе, тарихи вакыйгаларны ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Мәсәлән, интеллектуаль дәрәҗәне билгеләү өчен командаларга менә шундыйрак сораулар бирелде. Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару белән кем җитәкчелек итте? Ленинград блокадасы ничә көнгә сузылган? Сталинград астында немецларны тар-мар итү планы ничек аталды? Аңа укучылар чикләнгән вакытта җавап бирергә тиеш иде. Ә социаль проектларга килгәндә, 4нче мәктәп командасы психологик ярдәм оештыруны, 7нче мәктәп наркотикларга каршы эшнең җитди куелуын, 5нче мәктәп командасы тәмәке тартучыларга каршы көрәш чараларын чагылдырды, 1нче мәктәп кешелекнең иң яхшы сыйфатларын беренче урынга кую максатында яхшы сыйфатлардан йорт төзеде, 3нче мәктәп командасы сәламәт яшәү рәвешен, физик күнегүләр белән шөгыльләнүнең файдалы якларын пропагандалады. Башка мәктәпләр дә әлеге мөһим эш юнәлешләрен күрсәтте. Укучылар бәйге турында фикерләрен белдереп, патриотизм үзебез яшәгән җирдә тәртип булдырырга өйрәтә, диделәр. Алар кыерсытылучыларны якларга, начар гадәтләргә тартылучыларны бу бәладән аралап алырга, үрнәк күрсәтергә әзер.
Жюрига иң-иңнәрне сайлап алу җиңел булмады. Бер отряд интеллектуаль яктан өстен булса, икенчесе социаль проектны тиешле югарылыкта яклау белән өстен чыкты, өченчеләре исә физик хәзерлек, стройда йөрүне "5"легә үтәде. Көн дәвамында барган ярыш 4нче мәктәпнең "Пульс" профилактик отряды җиңүе белән тәмамланды. Икенче урында - 7нче мәктәпнең "Яңа буын", өченчедә - 6нчы мәктәпнең "Йолдыз" отрядлары.
Апрель аенда узачак республика бәйгесендә район данын 4нче мәктәп тәртип сакчылары яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев