Игелекле эш-гамәлләрне күреп, күңел сөенә. Шәһәрдәшебез Илсөяр Камалетдинова - игелек кылып, шуннан рухи канәгатьлек алучылардан. Җәен ул үзе яшәгән Ленин урамының 5нче йорты ишегалдын гөл-чәчәккә күмә. Кышын исә кошлар турында кайгыртып, җимлекләр ясый. Ул аларны йорт каршында үсүче агачларга элгән. Алар кошлар кереп-чыгып йөрү өчен уңайлы итеп эшләнгән, әйтерсең, кечкенә...
Игелекле эш-гамәлләрне күреп, күңел сөенә. Шәһәрдәшебез Илсөяр Камалетдинова - игелек кылып, шуннан рухи канәгатьлек алучылардан.
Җәен ул үзе яшәгән Ленин урамының 5нче йорты ишегалдын гөл-чәчәккә күмә. Кышын исә кошлар турында кайгыртып, җимлекләр ясый. Ул аларны йорт каршында үсүче агачларга элгән. Алар кошлар кереп-чыгып йөрү өчен уңайлы итеп эшләнгән, әйтерсең, кечкенә өй.
Илсөяр кызы Арина белән көн дә билгеле бер вакытта җимлекләргә ризык сала. Ризык вакытында салынмаса, кошлар аның тәрәзә төбенә тезелешеп утырып, чыркылдаша башлый икән. Ризык күтәреп чыгып килүче әниле-кызлы Камалетдиноваларны кошлар сырып ала.
Кошларның куанышып җим ашаулары күңелгә рәхәтлек бирә, ди Илсөяр. Кызы Арина әнисеннән әнә шулай игелекле эшләргә өйрәнеп үсә. Ул - аның һәр эшендә, һәр матур башлангычында ярдәмче. Илсөяр "Яшьлек" Боз сараенда тренер булып эшли. Үз кул астында тәрбияләнүче малай-кызларны да игелекле эшләргә өнди, аларда кош-кортлар, үсемлекләргә сак караш тәрбияли. Илсөяр кебекләр күбрәк булса икән ул.
Бер таныш ханым бар. Ул көн дә эшкә барганда, 4нче мәктәп биләмәсеннән узганда, кошларга көнбагыш салып китә. Бу гамәле аның гадәткә кергән. Аны күреп башкалар да кошлар ашата башлаган. Мин җим сала торган урынга ярма салучылар да бар хәзер, ди ул.
Кошларда да кеше акылы бар. Җимлек ясаучы, ашатучыларны, үзләре турында кайгыртучыларны алар әллә каян сизеп, очып киләләр, баш очында чыркылдашып әйләнгәннән соң, үзләренчә рәхмәт "укыйлар". Һәр җан иясе игътибарга мохтаҗ шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев