Җәмгыять һәм кеше

Районда һәр өченче пенсионер эшли

Районда яшәүче халыкның һәр дүртенчесе - пенсионер. Ә пенсия алучы 15370 кешенең өчтән бере әле хезмәтен дәвам итә. 2012 ел белән чагыштырганда, 2013 елда пенсионерлар саны 293 кешегә арткан. Әлеге мәгълүматлар Пенсия фонды идарәсенең район бүлеге буенча үткән йомгаклау утырышында хәбәр ителде. -2013 елда без алга куелган бурычларны тулысынча үтәдек....

Районда яшәүче халыкның һәр дүртенчесе - пенсионер. Ә пенсия алучы 15370 кешенең өчтән бере әле хезмәтен дәвам итә. 2012 ел белән чагыштырганда, 2013 елда пенсионерлар саны 293 кешегә арткан. Әлеге мәгълүматлар Пенсия фонды идарәсенең район бүлеге буенча үткән йомгаклау утырышында хәбәр ителде.

-2013 елда без алга куелган бурычларны тулысынча үтәдек. Төрле түләүләр, гражданнарга билгеләнгән социаль ярдәмне үзвакытында сыйфатлы итеп башкару һәр хезмәткәр алдына куелган катгый бурыч булды. Максатыбыз - 2014 елда да халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү, - диде идарә башлыгы Зәния Йосыпова.

Билгеле булганча, агымдагы елның 1 февраленнән хезмәт пенсияләре 6,5 процентка артты. 1 апрельдән исә дәүләт пенсияләре индексацияләнәчәк, шул исәптән ул социаль пенсияләргә дә кагыла. Ә 1 августтан эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсия-ләре яңадан исәпләнәчәк.

Пенсия түләүләре буенча үзгәрешләрнең еш булуы сәбәпле, хезмәткәрләргә аңлатуларны гади формада даими төстә оештыру зарур. Бу уңайдан башкарма комитет җи-тәкчесе урынбасары Павел Байрашев идарә белгечләренең актив эшләвен билгеләп үтте. Алга таба да гражданнар белән яхшы мөгамәләдә, сабыр булып эшләү мөһимлеген ассызыклады.

Аеруча пенсия фондына бурычлы булган предприятие, оешмалар белән эшләү шактый катлаулы процесс булып тора. Үткән елның 9 аенда 48 миллион сум бурыч җыелган. Бурычларны җыюда төрле формалар кулланыла. Суд приставлары, прокуратура хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшләп, төрле рейдлар үткәрү нәтиҗәле адым булып тора.

Агымдагы ел - 1967 елгы һәм аннан яшьрәк һәр граждан өчен пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруны сайлау елы да. 2015 елга кадәр гражданнар пенсиянең тупланма өлеше өчен түләү күләмен (0 яисә 6 процент) сайларга тиеш.

Пенсия фонды идарәсе пенсионерлар өчен социаль яклау идарәсе белән берлектә төрле чаралар оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Районда һәр өченче пенсионер эшли
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше