Стоматология поликлиникасының Яңа шәһәрдәге "Радуга" бүлеге - балаларга хезмәт күрсәтү юнәлешендә махсуслашкан медицина учреждениесе. Биредә яңакларын тотып килүче яшүсмерләрне дә, кечкенә балаларын җитәкләп килүче әти-әниләрне дә еш күрәсең. Заманча дәвалау процессы хәзер мөмкин кадәр авыртуны сиздермичә эшләүгә юнәлтелгән. Шулай да теш дәвалатырга килгәндә һәркемдә бераз курку булучан. Яшь әти-әни Эльвира...
Стоматология поликлиникасының Яңа шәһәрдәге "Радуга" бүлеге - балаларга хезмәт күрсәтү юнәлешендә махсуслашкан медицина учреждениесе. Биредә яңакларын тотып килүче яшүсмерләрне дә, кечкенә балаларын җитәкләп килүче әти-әниләрне дә еш күрәсең. Заманча дәвалау процессы хәзер мөмкин кадәр авыртуны сиздермичә эшләүгә юнәлтелгән. Шулай да теш дәвалатырга килгәндә һәркемдә бераз курку булучан. Яшь әти-әни Эльвира белән Айрат Хуҗиннар кечкенә кызлары Самира белән "Радуга" бусагасын атлап кергәндә шактый дулкынлану кичергәннәр, әмма сабыйны ата-аналарның үзләреннән дә ныграк тынычландырып, кызчыкның тешен авырттырмаска тырышып дәвалаган табиб Динара Бәдретдинова яныннан чыкканда, алар үз һөнәренең остасына эләгүләренә куанып бетә алмадылар.
- Яшь кенә табибның шулкадәр оста итеп, балабызны тынычландыру сүзләрен табып эшләвенә сокландык. Рәхмәт үзенә, мондый табиб булганда, балаларның тешләре һәрчак караулы булыр, - ди Хуҗиннар.
Югары Шепкә авылы кызы Динара Бәдретдинова, Казан медицина университетының стоматология бүлеген тәмамлап, "Радуга" балалар поликлиникасында 2013 елда эшли башлаган. Яшь белгеч булуына карамастан, Динара пациентлары, хезмәттәшләре тарафыннан инде абруй казанган.
- Яшь, энергияле табиб ул Динара Айратовна. Иң мөһиме, хезмәттән курыкмый, һәрчак сыйфатлы эшкә йөз тота. 2015 ел хезмәт нәтиҗәләренә күз салсак, ул - пациентларны кабул итеп, дәвалау процессы алып бару буенча иң күп эш башкаручы хезмәткәр. Шунысын да аерып әйтәсе килә, кайбер тәҗрибәле табибларны да уздырган ул эш күләме буенча. Мондый табиб безнең өчен кадерле, - ди аның турында мөдир Рәхимә Гомәрова.
Хезмәттәшләре дә тыйнак, акыллы табибны яраталар.
- Динара Айратовна белән иңгә-иң торып эшләве бик җиңел. Сабыр, киң күңелле, пациентларга һәрчак дустанә мөгамәләдә булуы белән үрнәк ул. Стоматология өлкәсе көнләп түгел, сәгатьләп заманчалаша бара. Ә яшь табиб балалар тешен дәвалауда яңа эш алымнарын өйрәнүдә үз чыгымнары белән дә исәпләшеп тормый. Хезмәтенә шул дәрәҗәдә бирелгән кеше ул, - ди аның белән эшләүче шәфкать туташы Ирина Андина.
Стоматолог булу - Динараның балачак хыялы. Өченче сыйныфта укыган чакта теш дәвалатырга килгәч, кызчыкта һәрьяктан камил булып күренгән табиб Дамира апасы Галиева бу һөнәргә мәхәббәт уята. Шул вакытта ул күңеленә мин дә стоматолог булам, дип киртләп куя. Әтисе Айрат белән әнисе Әнфисә кызларына башка һөнәр турында уйлап карарсың бәлки, дип, теш дәвалауның шактый җитди һөнәр булуы турында кат-кат әйтеп карасалар да, Динара уеннан кире кайтмый.
- Биология фәнен мәктәптә бик яратып укыдым, ә медицина уку йорты өчен химия дә кирәк булгач, бу фән белән өстәмә шөгыльләндем. Тырышлыгым бушка китмәде, биш ел медицина университетында, бер ел интернатурада белем алдым. Ә практиканы Зәй стоматология поликлиникасында уздым. Укуны бетергәч тә, каядыр читкә китеп эшләү турында уйламадым. Иң зур теләгем үзебезнең район җирлегендә кешеләргә ярдәм күрсәтү иде. Моның өчен миңа стоматология поликлиникасы мөдире Рәхимә Хәмзиевна ышаныч белдереп, хезмәт юлымны үзебездә башларга мөмкинлек тудырды, - дип сөйли яшь табиб.
Әлбәттә, хезмәт юлын башлау дулкынлануларсыз гына булмый. "Радуга" бүлегенә билгеләнү икеләтә җаваплылык өсти яшь белгечкә. Чөнки баланы юата белергә, ул авыртуны сизә башлаганчы эшне тиз арада башкарырга, психолог та, тәрбияче дә булырга туры килә. Беренче эш көннәрендә ничек дәваладым икән, ялкынсыну булмасмы, дигән уй төн йокыларын качыра аның. Ә хәзер бер сменага уртача 15әр бала кабул итүче Динара Айратовна үз һөнәренең остасы булып өлгергән. Эш сәгате чыкты дип, пациентларны кабул итеп бетермичә хезмәт урыныннан кузгалмый ул. Һәрчак яңалыкка, заманча дәвалау ысулларына омтылып эшли.
- Безнең бүлектә заманча дәвалау ысуллары куллану өчен шартлар тудырылган, шуңа да рәхәтләнеп эшлибез. Нинди дә булса материаллар кирәк булганда, җитәкчелек каршы килми. Практиканы мин табиб Владислав Москов кул астында үттем, хәзер дә аның тәҗрибәсенә таянам. Гомумән, өлкән хезмәттәшләремнең һәрчак киңәшләре белән булышып торуларын тоеп эшлим, бу яшь белгеч өчен бик кирәк, - дип ассызыклый Динара.
Каенанасының медицина хезмәткәре булуы да аның тәҗрибәсенә таяну, киңәшләшү өчен яхшы була.
Киләчәктә Динараның теләге - белемен тагын да арттыру, тешләрнең дөрес формалашуы буенча махсус курслар үтү. Кыскасы, ул үз алдына, балалар теш табибы буларак, һәрьяктан камил белгеч булуны максат итеп куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев