Хатын-кызның тышкы гүзәллегенә аның эчке дөньясының матур булуы, хезмәтендә уңышлары да ямь өстидер, мөгаен. ГРЭСның химия цехы лаборанты Эльвира Галактионова - менә шундый һәрьяктан күркәм, үрнәк хатын-кызларыбызның берсе. Быел ул «Ел хатын-кызы» район бәйгесендә «Һөнәрем - язмышым» номинациясендә җиңү яулады. Зәй кызы Эльвира VIII сыйныфны тәмамлагач, Түбән Кама һөнәр училищесында...
Хатын-кызның тышкы гүзәллегенә аның эчке дөньясының матур булуы, хезмәтендә уңышлары да ямь өстидер, мөгаен. ГРЭСның химия цехы лаборанты Эльвира Галактионова - менә шундый һәрьяктан күркәм, үрнәк хатын-кызларыбызның берсе. Быел ул «Ел хатын-кызы» район бәйгесендә «Һөнәрем - язмышым» номинациясендә җиңү яулады.
Зәй кызы Эльвира VIII сыйныфны тәмамлагач, Түбән Кама һөнәр училищесында киң профильле аппаратчы белгечлеген үзләштерә. Һәм 1985 елда юллама белән ГРЭСка эшкә кайта. Әлбәттә, яшь кызга зур станциядә хезмәт юлын башлау җиңел булмый. Ул химия цехында аппаратчы булып эшли, ягъни зур пар казаннары өчен су чистарту белән шөгыльләнә.
- Училищены тәмамлап, ГРЭСка эшкә кайтучы белгечләр без 5әү идек. Яшьтәшләрем әкренләп башка хезмәт урыннарына таралышты. Тик минем бер сайлаган һөнәремне алыштырасым килмәде. Киресенчә, авырлыкларга очраган саен, ничектер үҗәтләнебрәк эшли идем, - дип исенә төшерә хезмәт юлын башлаган елларын Эльвира Фоатовна.
Хәзер ул шушы цехта 19 ел лаборант булып эшли. Гомуми хезмәт стажым 26 ел тәшкил итсә дә, аның ни арада үткәнен сизми дә калдым, ди Эльвира ханым. Аппаратчы булып эшләгәндә суны чистарту процессын башкарса, лаборант буларак ул чистартылган суның ни дәрәҗәдә нормага туры килүен тикшерә. Аның турында җитәкчеләре аз сөйли, күп эшли, ди. Эш барышында туган һәр проблеманы ул тиз арада хәл итәргә, куелган бурычны оператив үтәргә сәләтле. Эльвира Фоатовнаның коллектив алдында ихтирамга лаек, тиешле таләпләрне җиренә җиткереп башкаруын исәпкә алып, аны предприятиедә хезмәтне саклау буенча җаваплы итеп билгелиләр. Бу вазифаны ул 5 ел башкара инде. 2010 елда ГРЭС профсоюз комитеты тарафыннан хезмәтне саклау буенча иң яхшы хезмәткәр буларак таныла. Ә 2011 елда республика бәйгесендә II урын ала. Күптән түгел Эльвира Галактионова Россия бәйсез Профсоюзлар федерациясенең хезмәтне саклау буенча иң яхшы хезмәткәре исеменә лаек булып - күкрәк билгесе, Татарстан Профсоюзлар федерациясе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
- Бу зур уңышларга ирешүдә бөтен коллективыбызның өлеше бар. Чөнки һәр кеше үз эш урынында тиешле саклык чаралары күреп, куелган нормативларны төгәл үтәү нәтиҗәсендә узган ел станциядә бәхетсезлек очраклары булмады - мине иң сөендергәне шул. Җаным-тәнем белән хезмәттәшләремнең исән-имин булып хезмәт куюларын телим, кулымнан килгәнчә моңа үз өлешемне кертергә тырышам, - ди Эльвира.
Менә шундый олы җанлы лаборант, гаиләсендә кайгыртучан әни һәм хатын ул. Инде олы кызын кияүгә бирергә өлгергән. Ә кечкенәсе - Ангелина 2нче мәктәпнең VIII сыйныфында әнисен яхшы укуы белән сөендерә. Эльвира кызларын да кечкенәдән хезмәтне яратырга өйрәткән. Буш вакытларында алар бергәләшеп кул эшләре белән шөгыльләнәләр, чигү чигәләр. Гаиләләре белән, боз сараена килеп, тимераякта шуарга яраталар. Ә җәен алар ялларын Әхмәт авылында каенатасы хуҗалыгында бакча эшләре белән шөгыльләнеп үткәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев