Көннәр җылынып, кояш турырак карый башлауга, тирә-юнь җанлана. Бу чорда талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы кебек инфекция чыганагы булган талпаннар да активлаша. Узган ел дәвалау-профилактика учреждениеләренә, талпан кадалу сәбәпле, 152 кеше мөрәҗәгать итте. Талпаннар белән бәйле авыруларны кисәтү максатында төрле чаралар үткәрелә. Шәһәргә якын урман буйлары, парклар, скверлар, халыкның күпләп...
Көннәр җылынып, кояш турырак карый башлауга, тирә-юнь җанлана. Бу чорда талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы кебек инфекция чыганагы булган талпаннар да активлаша. Узган ел дәвалау-профилактика учреждениеләренә, талпан кадалу сәбәпле, 152 кеше мөрәҗәгать итте. Талпаннар белән бәйле авыруларны кисәтү максатында төрле чаралар үткәрелә. Шәһәргә якын урман буйлары, парклар, скверлар, халыкның күпләп ял итү урыннары, балалар сәламәтләндерү лагерьлары тирәләре талпан таралуга каршы препаратлар белән эшкәртелә, вируслы талпан энцефалиты һәм боррелиозга каршы вакцинация ясала, аңлату эшләре алып барыла.
Нәрсә соң ул талпан энцефалиты? Ул - күпчелек очракта үзәк нерв системасына зыян салучы вируслы кискен йогышлы авыру. Әлеге авырудан кеше тулысынча терелергә дә, инвалид булып калырга, үләргә дә мөмкин. Авыру кеше организмына талпан селәгәе белән кадалып кан суырганда күчә. Ә талпан кешегә урман, парк, бакчаларда иярә, аны урманда йөргән хайваннар да алып кайта, чәчәк, агач ботаклары белән дә кайтырга мөмкин. Вируслы талпан кадалып организмына авыру эләккән кәҗә, сыер сөте эчү дә куркыныч. Авыру сезонлы характерга ия. Организмга вирус эләгеп, авыруның беренче билгеләре күренгәнче, 10-14 көн үтәргә мөмкин. Авыру кинәт башлана, калтырата, бик нык баш авырта, тән температурасы 38-39 градуска күтәрелә, күңел болгана, костыра. Мускуллар, аеруча муен, иңсә, күкрәк, бил тирәсе авырта.
Авырудан ничек сакланырга? Урманга, паркка барганда махсус саклагыч костюм кияргә яки талпан керә алмаслык итеп киенергә кирәк. Күлмәкнең эләктереп кую өчен җиңе озын, якасы булырга тиеш. Чалбарның балагын оек эченә тыгып, аякка итек кияргә, күлмәк чабуын чалбарга кыстырырга, ә башка муенны ябарлык итеп яулык бәйләргә киңәш ителә. Шулай ук талпаннарны куркыту өчен киемгә махсус препаратлар сиптерергә була. Талпаннар актив булган чорда үзеңне торымнан-торымга тикшереп чыгу да зыян итми. Авыруны кисәтү өчен аерым һөнәр ияләренә прививка ясатырга тәкъдим ителә.
Талпан кадалган очракта, аны үзең алмаска, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки башы өзелеп калу куркынычы бар. Аны тартып алганда түбәндәгеләргә игътибар итү зарур:
-талпанны пинцет яки марля уралган бармак белән турыга сак кына тартырга;
-тешләгән урынны спирт, одеколон, йод белән эшкәртергә;
-талпанны алганнан соң кулларны сабынлап юарга;
-кадалган урында кара тап калганда, 5 процентлы йод сөртергә һәм өзелгән өлеш чыкканны көтәргә.
Икълимә Стефанова,
«Роспотребнадзор»ның территориаль бүлеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев