Ноябрьнең өченче якшәмбесе Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясе карары нигезендә Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Юл кырыйларында калган һәйкәлләргә һәркем игътибар итәдер. Болар барысы да транспорт һәлакәтенә очрап, фани дөньядан вакытсыз китүчеләр турында искәртүче билгеләр. Юл кагыйдәләрен үтәмәү яисә бәхетсез очракка юлыгу сәбәпле, күпме...
Ноябрьнең өченче якшәмбесе Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясе карары нигезендә Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Юл кырыйларында калган һәйкәлләргә һәркем игътибар итәдер. Болар барысы да транспорт һәлакәтенә очрап, фани дөньядан вакытсыз китүчеләр турында искәртүче билгеләр. Юл кагыйдәләрен үтәмәү яисә бәхетсез очракка юлыгу сәбәпле, күпме сау-сәламәт кешеләр, әле яши генә башлаган балалар фаҗига корбанына әйләнә. Юлларда һәлак булганнарны искә алу көне дә нәкъ менә шушы аяныч хәлләрдән сак булырга өндәү, юлларда бик тә игътибарлы йөрергә кирәклеге турында киң җәмәгатьчелеккә тагын бер кат искәртү максатында билгеләп үтелә.
Статистика мәгълүматлары буенча, Татарстанда агымдагы елда 9 ай эчендә килеп чыккан 3583 юл-транспорт һәлакәтендә 4580 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәте алган, ә 510ы үлгән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 0,8 процентка кимрәк булса да, вакытсыз өзелгән гомерләр борчуга сала. Бездә генә түгел, бөтендөньяда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы - игътибар үзәгендәге проблема. Бу аяныч хәлләрнең нәтиҗәсе зур физик һәм рухи югалтулар белән бергә икътисади һәм социаль мәгънәгә дә ия. Ул безнең һәрберебезгә кагыла. Район юлларында 10 айда 68 юл-транспорт һәлакәтендә 98 кеше зыян күргән, 7се үлгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны - 16, үлүчеләр саны 46,2 процентка кимрәк булса да, соңгы вакытларда кеше үлеме белән бәйле һәлакәтләрнең ешаюы борчу тудыра.
- Ел башыннан сентябрь ахырына кадәр ике юл һәлакәтендә кешеләр үлүе теркәлсә, октябрь аенда 5 кеше үлеме белән бәйле юл фаҗигасе килеп чыкты. Ноябрь ае да бик борчулы. Инде ике авариядә 3 кеше үлеме теркәлде. Аларның берсе 10 ноябрьдә 18 сәгать 10 минутта Чаллы -Зәй- Әлмәт юлының 62 километрында җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә килеп чыкты. Авариядә яшь ир белән хатын үлде, ә аларның 4 яшьлек балалары махсус утыргычка утыртылган булу сәбәпле исән калды. Әлбәттә, яшь кешеләрнең вакытсыз гомерләре өзелү бик үкенечле. Икенче очрак 12 ноябрь төнендә шул ук трассаның 51нче километрында булды. Монысында җиңел автомобиль автобус белән бәрелешеп, ике транспорт та тулысынча янып бетте. Ә җиңел машинаны йөртүче, автомобиле бик нык яньчелү сәбәпле, транспорт эчендә калды. Бу очрак буенча тикшерү эше бара. Ике авария дә, фаразлаулар буенча, тизлек режимын бозу сәбәпле килеп чыккан, - ди ЮХИДИның пропаганда бүлеге инспекторы Әзһәр Галимов.
Руль артына утыручы һәркемнән үзе һәм янәшәдә булган пассажирлар гомере өчен җаваплы булуын онытмавы сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев