Җәмгыять һәм кеше

Самолетлар белән элемтә тоткан

Район-шәһәрдә бүгенге көндә 62 сугыш ветераны исәпләнә. Шуларның берсе - 98 яшьлек Александр Шмонов. Шәһәрдәшебез Александр Тимофеевич Җиңү һәм Хәрби элемтәчеләр көнен дулкынлану белән көтеп ала. Ике дата да аңа якын, кадерле. Берсендә ул җиңү таңын якынайту өчен каһарманнарча сугышса, аннан сугыштан соң ярты гасыр гомерен элемтә хез-мәтенә багышлый. Ел...

Район-шәһәрдә бүгенге көндә 62 сугыш ветераны исәпләнә. Шуларның берсе - 98 яшьлек Александр Шмонов.

Шәһәрдәшебез Александр Тимофеевич Җиңү һәм Хәрби элемтәчеләр көнен дулкынлану белән көтеп ала. Ике дата да аңа якын, кадерле. Берсендә ул җиңү таңын якынайту өчен каһарманнарча сугышса, аннан сугыштан соң ярты гасыр гомерен элемтә хез-мәтенә багышлый. Ел да Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәге җитәкчелеге Александр Шмоновның хәл-әхвәлен белешә, Хәрби элемтәчеләр көне белән котлый. Бу аңлашыла, яшьләр үзәгендә радиоклуб түгәрәге эшли. Быел да үзәк директоры Владимир Кипров белән түгәрәк җитәкчесе Сергей Колесников ветеран янында булды.

-Күзе гел ишектә булды, әти сезне бик көтте, - дип каршы алды аларны кызы Людмила, традициягә тугры калуларына рәхмәт белдереп.

Ветеран кызы тәрбиясендә яши. Аның, өлкән яшьтә булуына карамастан, зиһене яхшы, сөйләме аңлаешлы, кеше белән теләп аралаша, газет-журнал укырга, кроссворд чишәргә ярата.

-Александр Тимофеевич белән элемтәләребез ныклы булуга шатбыз, хәрби элемтәче яшәү рәвеше белән дә яшь буынга өлге, - ди Владимир Кипров.

Александр Шмонов хәрби хезмәткә 1936 елда Әлмәттән алына, ул тумышы белән Кузайкино авылыннан. Егет катлаулы техникаларны тиз иярли торганнардан, шуңа аны радистлар әзерләү бүлегендә укыталар. Армия хезмәтен Польшада үтә. Илдә сугыш башлана, Александрны элемтәче итеп 653нче авиация батальонына хезмәт итәргә алалар. Ул самолетлар белән элемтә тотучы була. Җиңү көнен ветеран әле дә хәтерли: ул аны Горькийда каршылый.

Сугыштан соң авыр еллар: Александр Шмоновны кайда булса да элемтәче һөнәре озатып йөри. 50 ел әлеге һөнәренә тугры була ветеран. Зәйгә яшәргә килгәч, яшьләр үзәге, радиоклуб түгәрәге җитәкчелеге белән ныклы элемтәләр урнаштыра. Гомер көзендә дә ул үзен хәрбиләрчә тота.

-Әти бик сабыр, кроссвордында хата китә икән, аны тапканчы тырыша һәм чишеп бетерә, - ди кызы Людмила.

Киләсе ел башында Александр Шмоновка 99 яшь тула. Җиңүнең 70 еллыгын да каршыларга язсын иде ветеранга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Самолетлар белән элемтә тоткан
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше