Җәмгыять һәм кеше

Санаулы вакыт тиз уза

2013 елның икенче яртысына матбугатка язылу тәмамланырга вакыт күп калмый. Исегезгә төшерәбез, үзәк матбугатка язылу - 15 июньдә, республикада нәшер ителүче басмалар һәм район газеталарына язылу 25 июньдә тәмамлана. Зәй почтамтыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көнгә зәйлеләр 10392 данә газета-журналга язылган, шуның 3516 данәсе - рәсми басмалар. Почтамт җитәкчелеге әйтүенчә,...

2013 елның икенче яртысына матбугатка язылу тәмамланырга вакыт күп калмый. Исегезгә төшерәбез, үзәк матбугатка язылу - 15 июньдә, республикада нәшер ителүче басмалар һәм район газеталарына язылу 25 июньдә тәмамлана.

Зәй почтамтыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көнгә зәйлеләр 10392 данә газета-журналга язылган, шуның 3516 данәсе - рәсми басмалар. Почтамт җитәкчелеге әйтүенчә, матбугатка язылу темплары, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бераз югары. Әмма тынычланырга ярамый, санаулы көн тиз узып китә. Теге яисә бу мәшәкатьләр белән яраткан басмаларыгызга язылмыйча калмагыз.

«Зәй офыклары»ның төп укучысы авылларда. Авыл җирлекләре арасында бүгенге көнгә безнең басманы иң күп яздыручы - Түбән Биш авыл җирлеге (115 данә). Чыбыклы, Аксар, Бигеш, Кадер җирлекләрендә дә халыкны район газетасына яздыруны яхшы гына алып баралар. Шул ук вакытта Сәвәләй (5 данә), Дүрт-Мунча (7), Югары Шепкә (19), Югары Пәнәче (21), Сармашбашта (27) эшләүче почта хезмәткәрләре эше аңлашылмый.

Халык вакытлы матбугатка язылып, аны алдырмый икән - почта хезмәтенең кирәге калмый түгелме...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Санаулы вакыт тиз уза
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше