Һава торышының еш үзгәреп торуы юлларда куркынычны арттыра. Температураның кинәт түбән төшүе нәтиҗәсендә, бозлавыклар хасил булып, юеш карның бозлавыклы урыннарны яшерүе руль артында аеруча сак булуны сорый. Температура 30 градустан югары торган көннәрдә район территориясендәге юлларда аварияләр саны шактый кимегән. Бу, беренчедән, юлга чыгудан тыелып тору белән бәйле булса, икенчедән,...
Һава торышының еш үзгәреп торуы юлларда куркынычны арттыра. Температураның кинәт түбән төшүе нәтиҗәсендә, бозлавыклар хасил булып, юеш карның бозлавыклы урыннарны яшерүе руль артында аеруча сак булуны сорый. Температура 30 градустан югары торган көннәрдә район территориясендәге юлларда аварияләр саны шактый кимегән. Бу, беренчедән, юлга чыгудан тыелып тору белән бәйле булса, икенчедән, салкын һава кешеләрдә саклыкны да арттыра, күрәсең. Әмма көннәр җылытып җибәрүгә, әле монда, әле тегендә һәлакәтләр турында хәбәрләр күпләп килеп ирешә башлады, ди район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Вадим Васильев.
Димәк, машинада йөргәндә саклык чараларын күреп хәрәкәт итүдән күп нәрсә тора. Агымдагы елда шәһәр һәм район юлларында 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше үлгән, 20 кеше тән җәрәхәте алган. Аварияләргә китергән сәбәпләр дип нигездә каршы як полосага чыгу, тизлек режимын, ян-як интервалны сакламау санала.
- Руль артына утыру - ул үзең өчен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә җаваплылыкны тоеп эш итү дигән сүз. Төзек булмаган транспорт белән юлга чыгу гафу ителмәслек үкенечле гамәлләргә китерергә мөмкин. Кышкы-язгы чорда бигрәк тә кышкы «энәле» тәгәрмәчләрнең тиешле таләпләр белән куелуына игътибарлы булу, энәләре коелып беткән резина белән йөрүдән тыелу сорала. Машинада хәрәкәт итәргә телисең икән, тәгәрмәчкә акча кызгану - мәгънәсезлек. Җәяүлеләрдән дә тиешле урыннан юл аша чыкканда үзеңә куркыныч янамавына инангач кына атлау сорала, - дип басым ясый баш инспектор.
Мәсәлән, кеше үлеме белән бәйле 3 юл-транспорт һәлакәтенең берсе нәкъ менә игътибар җитеп бетмәү белән бәйле дип бәяләнә. Шәһәрдән 30 километр ераклыкта урнашкан Кәрәкәс белән Лоҗы авыллары арасындагы тимер юл кичүендә 19 гыйнвар көнне була ул аянычлы юл һәлакәте. Тимер юл аша чыгучы тракторны поезд бәрдерә. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, тракторчы үлә. Тикшерүләр тимер юлдагы светофорның төзек булуын ачыклый, әмма, ни сәбәпледер, тракторчы кисәтүче сигналга игътибар бирми. Шул ук вакытта транспорт йөртүченең бөтен документлары тәртиптә булуы, тимер юл аша еш йөрүе билгеле. Бу һәлакәт буенча тикшерү эше дәвам итә.
Юл һәлакәтләренә китерүче тагын бер куркыныч сәбәп - руль артына исерткеч эчемлек кулланган хәлдә утыру. Агымдагы елда шундый бер авария теркәлгән. Вадим Васильев әйтүенчә, соңгы вакытта машина йөртүчеләр бу проблемага үзләре дә игътибарлы икән. Хәтта инспектор туктатып, беркетмә төзегән кешеләр арасында соңыннан руль артыннан төшәргә мәҗбүр иткән өчен рәхмәт әйтүчеләре дә булган. Шәһәрдә алкоголь кулланган машина йөртүчеләрне ачыклау буенча ЮХИДИ инспекторлары даими рейдлар үткәреп, көчәйтелгән режимда эшләсә, авыл җирләрендә юл куркынычсызлыгын тәэмин итүгә ярдәмгә участок инспекторлары тартылды. Нәтиҗәдә 2013 елның ике аенда 18 спиртлы эчемлек кулланучыга карата беркетмә төзелсә, агымдагы елда 12 очрак теркәлгән. Хәзер эшне тагын да көчәйтү өчен участок инспекторларын да алкотесторлар белән тәэмин итү мәсьәләсе тора. 6 шундый махсус прибор өчен үзәк ЮХИДИ идарәсенә заявка бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев