Җәмгыять һәм кеше

Сәвәләйдә уңай үзгәрешләр күп

Сәвәләйдә җыен үзгәрәк узды: анда ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты һәм чыгыш ясады. Дәрәҗәле кунакның биредә булуы очраклы түгел: Сәвәләй - районда үсүгә барган, яңарышка йөз тоткан авылларның берсе. Яшьләр авылда күпләп кала, гаилә корып, үз оясын...

Сәвәләйдә җыен үзгәрәк узды: анда ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты һәм чыгыш ясады.

Дәрәҗәле кунакның биредә булуы очраклы түгел: Сәвәләй - районда үсүгә барган, яңарышка йөз тоткан авылларның берсе. Яшьләр авылда күпләп кала, гаилә корып, үз оясын булдыра. Узган ел җирлектә 8 бала туган. Хуҗалыклар һәм анда яшәүчеләр саны елдан-ел арта. Иң мөһиме - мәшгульлек проблемасы юк. Бу авылның Зәй, Әлмәт шәһәрләре арасында урнашуы белән аңлатыла. Җирлек белән ике ел инде Валерий Маркелов җитәкчелек итә. Сәвәләйлеләр үз итә, ярата аны. Хисап җыелышында җирлек эшчәнлегенә тулы анализ бирде ул. Эшләгән эшең булгач, халык алдында хисап тотуы да җиңел бит.

-Җирлек башлыгыннан уңдык. Без иң ерак Котов-ский урамында иң кырый йортта яшибез. Кар-буранда йортыбыз күмелеп, чыга алмый ята идек, ул үзе тракторга утырып, бөтен урамны кардан арындыра. Килгәндә һәм кайтканда бөтен урамны йөреп чыга, - ди Мария апа Белышева.

Сәвәләй, Кара-Елга, Шумыш авылларын берләштергән җирлектә шактый эш башкарылган.

-Җирле бюджет хисабына Сәвәләйдә заманча электр үткәргечләр сузылды, исәпләү приборлары урнаштырылды. Кара-Елганың Кислинка урамында СИП сузылып, электр челтәрләре терәк баганалары алыштырылды. Сәвәләйнең Ленин урамында җәен җирле бюджет хисабына 1000 метр арада яңа суүткәргеч сузылды, мәктәп ашханәсенә ремонт ясалды, бинаның ике каттагы коридор идәненә линолеум җәелде, Сәвәләй елгасы күпере ныгытылды, Кара-Елгада ФАП, клуб ремонтланды, - дип бәян итте җирлек башлыгы.

Болардан тыш та жирлектә шактый эш башкарылган. Сәвәләй һәм Кара-Елгада Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр төзекләндерелгән. "Елховнефть" нефть һәм газ табу идарәсе булышлыгы белән "Изге чишмә" һәм Кара-Елга, Сәвәләй авыллары парк тирәләре төзекләндерелгән. Кара-Елга һәм Сәвәләйдә 3 километр озынлыкта урам юллары тигезләнгән.

Җирлектә барлыгы 1070 кеше исәпләнә, аларның 63е - агрофирмада, 52се - бюджет учреждениеләрендә, 459ы оешма-предприятиеләрдә хезмәт куя. 397 кеше шәхси хуҗалык алып бара, аларда 121 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 65е - савым сыер. Иван Рябов крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеген җәелдерә. 12 кеше исә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Җирлек социаль объектларга да бай. Сәвәләй мәктәбендә 100 укучы белем ала, балалар бакчасына 38 бала йөри. Мәдәният йортында урнашкан китапханәдә 14740 данә китап исәпләнә. Мәдәният йорты фойесына җәен җирле бюджет хисабына косметик ремонт ясалган, ишек-тәрәзәләр алыштырылган. Сәвәләйдәге табиб амбулаториясе җирлек һәм янәшә-тирәдәге авыл халкын сөендерә: бирегә узган ел 1533 кеше мөрәҗәгать иткән.

Узган ел Сәвәләйдә яңа 4 йорт төзелгән, 12 кеше йортына янкорма өстәгән.

Хисап җыелышында Илшат Әминов җирлек эшчәнлегенә соклануын белдерде. Депутат узган ел республикада башкарылган эшләр, аеруча авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлегенә киңрәк тукталып, милләтара мөнәсәбәтләрнең нык булу кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сәвәләйдә уңай үзгәрешләр күп
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше