Мәҗбүри пенсия иминияте мәсьәләләре буенча, аның да иминиятләнгән затларның пенсия белән тәэмин ителү вариантларын сайлау хокукына кагылган өлешенә үзгәрешләр кертү белән бәйле Россия Федерациясенең 351нче законына (04.12.2013) нигезләнеп, гражданнар 2014-2015 елларда үзләрен киләчәктә пенсия белән тәэмин итүнең вариантларын сайлый ала. Әлеге закон 1967 елда һәм аннан соңрак туганнарга кагыла. Мәҗбүри...
Мәҗбүри пенсия иминияте мәсьәләләре буенча, аның да иминиятләнгән затларның пенсия белән тәэмин ителү вариантларын сайлау хокукына кагылган өлешенә үзгәрешләр кертү белән бәйле Россия Федерациясенең 351нче законына (04.12.2013) нигезләнеп, гражданнар 2014-2015 елларда үзләрен киләчәктә пенсия белән тәэмин итүнең вариантларын сайлый ала.
Әлеге закон 1967 елда һәм аннан соңрак туганнарга кагыла. Мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлгән затларга 2014-2015 елларда хезмәт пен-сиясенең тупланма өлешенә күчерелә торган иминият взносының тарифын сайлау мөмкинлеге бирелә. Иминият взносын, бүгенге шикелле, 6 процент итеп калдырырга яки пенсиянең тупланма өлешеннән баш тартып, барлык взносларны иминият өлешен формалаштыруга гына юнәлтү хокукы бирелә.
Шулай итеп, әгәр кеше тупланма өлештән баш тарта икән, РФ Пенсия фондына эш бирүче күчерә торган взнослар - 16 процент күләмендәге шәхси тариф - аның пенсия иминияте өлешен формалаштыруга китәчәк. Шунысын да искәртергә кирәк, элек формалаштырылган тупланма өлеш элеккечә, инвестиция керемнәре исәпкә алынып, инвестицияләнәчәк һәм гражданин пенсиягә чыкканда аны билгеләү турында сорап мөрәҗәгать итә, ул тулы күләмдә билгеләнә.
Әгәр гражданнар, "Внешэкономбанк" яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондын (НПФ) кертеп, идарәче компанияне сайлау турында беркайчан да гариза язмаганнар икән, андыйларны "дәшмәүчеләр" диләр, алга таба да элеккечә пенсия тупланмасына 6 процентны җибәрергә теләгәндә, аларга идарәче компанияне яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлау турында гариза язарга кирәк. Шул ук вакытта, элеккечә, пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчергәндә гражданинга сайлаган дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән мәҗбүри пенсия иминияте турында килешү төзү мөһим. Шулай булгач, тупланма өлешкә 6 процент күләмендәге тариф, нинди генә очракта да, идарәче компания яки НПФны сайлау белән бәйле.
2015 елның 31 декабренә кадәр билгеле бер карарга килеп, гариза язмаучылар, ягъни "дәшмәүчеләрнең" яңа пенсия тупланмалары формалаштырылудан туктый һәм барлык иминият взнослары пенсиянең иминият өлешенә җиберәләчәк.
Элек "Внешэкономбанк"ны яки НПФны кертеп, идарәче компанияне сайлау турында бер мәртәбә гариза язган гражданнарның, ул канәгатьләндерелгәндә, тупланма өлешкә элеккечә 6 процент күчерелә, моның өчен кабат гариза язу ки-рәкми.
Мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминиятләүчене сайлау турында язмача гаризаны элеккечә пенсия фонды идарәсендә, шулай ук Россия Пенсия фонды трансферагенты аша бирергә була. Гаризаны почта яки курьер аша да юлларга мөмкин. Бу очракта шәхесне аныклауны, имзаны нотариус белән беркетү сорала. Гаризаны 14 яше тулганнар гына яза.
2014 елның 1 гыйнварыннан беренче мәртәбә иминият взнослары күчерелә башлаучы гражданнар, 5 ел дәвамында 6 процентны пенсиянең кайсы өлешен формалаштыруга җибәрергә икәнен сайлый ала. Билгеле бер карарга килгәнче, 6 процент тариф иминият өлешенә җибәрелә тора. Пенсияне формалаштыруда процентлар нисбәте турында да искәртү урынлы булыр. Пенсиянең иминият өлеше ел саен дәүләт тарафыннан инфляция дәрәҗәсе буенча һәм бер пенсионерга исәпләнгән керемнәр үсеше индексын исәпкә алып арттырыла. Ә тупланма өлеш средстволарын гражданин сайлаган идарәче компания яки дәүләтнеке булмаган пенсия фонды инвестицияли, пенсия тупланмасы кереме аларның эшчәнлек нәтиҗәсенә бәйле.
Гамәлдәге законнар нигезендә пенсия фонды идарәсе быел тупланма өлешне формалаштыруга 2 яки 6 процент тарифны сайлау буенча гаризалар кабул итүне дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев