Җәмгыять һәм кеше

Сөенде боеккан күңелләр

Халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлеге белгечләре каты авыруга тарыган, урын өстенә калган инвалид балалар белән эшләүнең төрле юлларын эзли. Аларның өйләренә барып хезмәт күрсәтелә, белгечләр инвалид бала белән дә шөгыльләнә, аларның әти-әниләренә дә психологик ярдәм тәкъдим ителә. Андыйлар районда 19 гаиләгә 23 бала исәпләнә. Тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләренең өйгә...

Халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлеге белгечләре каты авыруга тарыган, урын өстенә калган инвалид балалар белән эшләүнең төрле юлларын эзли. Аларның өйләренә барып хезмәт күрсәтелә, белгечләр инвалид бала белән дә шөгыльләнә, аларның әти-әниләренә дә психологик ярдәм тәкъдим ителә. Андыйлар районда 19 гаиләгә 23 бала исәпләнә. Тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләренең өйгә барып хезмәт күрсәтү эксперименты әти-әниләр, балалар тарафыннан киң яклау тапты.

Җәен инвалид балалар өчен үзәктә сәламәтләндерү лагере эшли. Каты авыруга тарыганнар тернәкләндерү бүлегендә процедуралар уза. Бүлек хезмәткәрләре аларны туган көннәре белән котлый, күңел ачу чаралары - боз сараена экскурсия, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында бәйрәм, "Карамалы" аучылык хуҗалыгына сәяхәт оештыра. Гомумән, белгечләр әлеге контингент балаларны өйләреннән алып чыгып аралаштырырга, тормышта кайнарга, ял иттерергә тырыша. Мондый чараларда аларның әти-әниләре өчен дә ял итү, күңел ачу чаралары карала.

Күптән түгел чираттагы шундый чара тернәкләндерү бүлегендә оештырылды. Аларның яңа, заманча бинада бергә очрашканнары юк иде әле. Балалар әти-әниләре белән бергә бүлек белән таныштылар. Авыллардан килгән балаларга яңа бина, андагы заманча җиһазлар бик ошады. Кадер авыл җирлеге башлыгы Римма Зайцева бәйрәмгә Васильев, Игнатьевлар гаиләләрен алып килгән. Ул әлеге гаиләләрне мондый чаралардан беркайчан калдырмый. Мондый очрашулар йөри алмаучы балалар өчен бик мөһим, ди Римма Нурсолтанбаевна. Бу көнне балалар өчен төрле бәйгеләр, уен-ярышлар оештырылды. Бүлек психологы Светлана Столярова, социаль хезмәткәр Әлфия Ханнанова, физкультура-дәвалау инструкторы Лилия Кузьмина нинди генә уеннар уйнатмады балалар белән?! Аларда һәркем булдыра алганча катнашты: ә бит кемгәдер йөгерү түгел, йөрү дә зур кыенлык белән бирелә. Анастасия Чупахина бер генә уеннан да калмады. Табышмакларга җаваплар әйтүдә Ольга Игнатьевага тиңнәр булмады. Аннан балалар өчен Изге-Троицк чиркәве каршында оешкан "Илиотролион" курчак театры юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча "Петрушка, куян, аю һәм светофор" дип аталган курчак театры күрсәтте. Балалар белән очрашуга Андрей атакай һәм театр режиссеры Галина Майр да килде. Әлеге театр танылып килә: ул Мәскәү, Тверь, Рязань, Брянск, Казан, Әлмәт, Аксубайда булырга өлгерде, Мәскәүдә хәйрия ярминкәсендә каты авыруга тарыган балалар өчен театр күрсәтте. Тернәкләндерү бүлегендә дә театр хәйрия спектакле оештырды. Тамаша балаларда зур кызыксыну уятты. Соңыннан балалар курчакларны тотып, бармакларына киеп, уйнап карадылар, күпләрдә курчак театрында уйнау теләге туды. Тамаша барганда балаларның әти-әниләре сауна һәм бассейнда ял итте. Бу көн балалар өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә ял булды. Балалар бер-берсе белән аралаша, мондый бәйрәмнәрне көтеп алабыз, ди Әхмәттән килгән Владислав Васильев. 8 яшьлек Надежда Агапованың мондый бәйрәмдә беренче катнашуы. Биредә матур, апалар игътибарлы, мондый бәйрәмнәргә алга таба да киләчәкмен, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сөенде боеккан күңелләр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше