Яше җиткән егетләрне язын армия сафларына чакыру төгәлләнергә вакыт күп калмады. Әле көзен генә районнан 90лап егетне озаткан идек. Язгы чорда 80 егет китү планлаштырылса, аларның инде шактые җибәрелде. Бүген Россия кораллы көчләре сафында Зәйдән 200ләп егет үз бурычын үти. 20 егет үз теләге белән илнең төрле почмакларында килешү нигезендә...
Яше җиткән егетләрне язын армия сафларына чакыру төгәлләнергә вакыт күп калмады. Әле көзен генә районнан 90лап егетне озаткан идек. Язгы чорда 80 егет китү планлаштырылса, аларның инде шактые җибәрелде. Бүген Россия кораллы көчләре сафында Зәйдән 200ләп егет үз бурычын үти. 20 егет үз теләге белән илнең төрле почмакларында килешү нигезендә хәрби хезмәт башкара. Беркемгә дә сер түгел, хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр дә җитәрлек.
Шунысы куанычлы, егетләребез хезмәт иткән частьлардан, әти-әниләрен сөендереп, хатлар килеп тора. Шундый хатның чираттагысын Иске Зәй бистәсендә яшәүче Егоровлар алды. Ул Волгоградтан, уллары хезмәт иткән часть командирыннан. Күз карасыдай саклап үстергән бердәнбер улларын 1 елга гына булса да армиягә озату Людмила белән Григорийга бер дә җиңел булмагандыр. Ә менә командир исеменнән улларын мактап, аның хезмәт сөючән, җаваплы, үз-үзенә, хезмәттәшләренә таләпчән, пөхтә, башкарган вазифасын җиренә җиткереп үтәүчән, намуслы солдат булуын хәбәр иткән хат - алар өчен зур сөенеч, бәхет.
Әтисе белән әнисе 9 майда уллары янында булганнар. Ярты ел гына хезмәт итүенә карамастан, зарланмады, киресенчә, ул армия хезмәтеннән канәгать, ди Егоровлар. Генага, яхшы хезмәт итүче солдат буларак, шушы көннәрдә ефрейтор исеме бирелгән. Гена кебек егетләр күбрәк булсын, андыйлар турында хезмәт иткән җирләреннән сөенечле хатлар ешрак килсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев