Әфганстан җирендә, башка кайнар нокталарда башларын салган, ут эченнән исән чыгып, туган җиренә кайткан батыр егетләребез шактый. Һәлак булганнарның исемнәре мемориаль такталарда, үзләре укыган мәктәп стендларында урын алды. Иң мөһиме, алар әти-әниләренең, якыннарының йөрәк түрендә. Яшь буынны патриотик рухта, нәкъ менә шушы батыр егетләр үрнәгендә тәрбияләү дә эзсез югалмый. Традицион...
Әфганстан җирендә, башка кайнар нокталарда башларын салган, ут эченнән исән чыгып, туган җиренә кайткан батыр егетләребез шактый. Һәлак булганнарның исемнәре мемориаль такталарда, үзләре укыган мәктәп стендларында урын алды. Иң мөһиме, алар әти-әниләренең, якыннарының йөрәк түрендә. Яшь буынны патриотик рухта, нәкъ менә шушы батыр егетләр үрнәгендә тәрбияләү дә эзсез югалмый. Традицион төстә 15 февральдә Зәйдә Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылу көнен билгеләп үтү шушы максатны күздә тота.
Моннан 23 ел элек Әфганстан җирләреннән Совет гаскәрләре чыгарылды. Улын солдатка озатырга җыенучы әти-әниләр бу көнне иркен сулап куйды. Чөнки беркемнең дә газиз баласын күрәләтә ут эченә кертеп җибәрәсе килми.
Әфган сугышының дәһшәтле мизгелләрен күзаллау өчен "Космос" яшьләр үзәгендә үткән чарада башта документаль фильм күрсәтелде. Экранга төбәлгән күзләр арасында шушы мәһшәрне чын-чынлап үз башыннан кичергән, кайнар нокталарда хезмәт иткән ир-егетләр дә, бүген-иртәгә солдат булырга әзерләнүче яшь егетләр дә бар иде.
- Без киләчәк буынның менә шундый сугышлар күрүен теләмибез. Ә менә ир-егетләрнең хәрби әзерлек үтеп, һәрвакытта Ватан сагына басарга әзер булуы кирәк, - диде «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия иҗтимагый ветераннар оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков.
Бүгенге көндә әлеге бүлектә кайнар нокталарда хезмәт иткән 50 Зәй егете исәптә тора. Ә гомумән, район буенча әфган сугышында катнашучы 170тән артык кеше исәпләнә. Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов чыгышында үз гомерләрен аямыйча интернациональ бурычларын үтәгән бу ир-егетләргә республика баш хәрби комиссары Сергей Погодин исеменнән рәхмәт белдерде, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үтүчеләрнең бер-берсен онытмыйча, исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп яшәүләрен яшь буынга үрнәк итеп куйды. Бу ир-егетләр хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз каберенә үз хисапларына таш кую эшен башлап җибәрде. 2011 елда Иске Зәй егете Марат Кәбиров, Поповка егете Валерий Утяганов каберләренә таш куелды.
Рәфыйк Фәйрушинның Әфганстаннан кайтуына 25 ел вакыт үтсә дә, ул елларны тетрәнеп искә ала. Танкларга каршы корал частенда бүлек командиры булып хәрби хезмәт үткәндә япь-яшь егетләрнең гомерләре өзелүен күп күргән. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк, ди ул. Соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова һәм Сергей Хватков кичәдә катнашучыларга яшь буынны патриотик рухта тәрбия- ләүгә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдереп, иң активларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев