Быел кайберәүләр бәрәңге уңышының начар булуыннан зарлана. Яңгыр вакытында яумау сәбәплеме, сортына ел килешмәү нәтиҗәсендәме чыннан да икенче икмәкне үстерүдән канәгать булмаучылар аз түгел. Ә менә шәһәрдәшебез Валентин Судоргин моңарчы күрелмәгән эре-эре бәрәңгеләр үстереп шаккатырды зәйлеләрне. Бер төптән алынган бәрәңге уңышы белән уртаклашырга ул редакциягә дә килде. 75 яшьлек пенсионер...
Быел кайберәүләр бәрәңге уңышының начар булуыннан зарлана. Яңгыр вакытында яумау сәбәплеме, сортына ел килешмәү нәтиҗәсендәме чыннан да икенче икмәкне үстерүдән канәгать булмаучылар аз түгел. Ә менә шәһәрдәшебез Валентин Судоргин моңарчы күрелмәгән эре-эре бәрәңгеләр үстереп шаккатырды зәйлеләрне. Бер төптән алынган бәрәңге уңышы белән уртаклашырга ул редакциягә дә килде.
75 яшьлек пенсионер «Уңыш" бакчачылык ширкәтендәге 4 сутый җирдән 12 капчык бәрәңге уңышы алган. Ә бер төптән 5 данә бәләк-бәләк бәрәңге алганын ул әле моңа кадәр хәтерләми. Иң зурысын кызык өчен үлчәп карадык. Озынча бәрәңгенең буе 24 см, авырлыгы 1 килограмм 400 грамм. Валентин Судоргин көздән Волгоград ягыннан кайткан бәрәңге сатып алуын һәм яз көне шуның бер өлешен утыртуын әйтә. Бернинди дә ашламалар кулланмый пенсионер, ә менә җае чыкканда су сибәргә тырыша. Нәтиҗәсе күзгә күренеп сөендерә аны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев