Янгыннар статистикасына күз салсак, аның килеп чыгу сәбәпләре арасында балаларның ут белән уйнавы нәтиҗәсендә дигәннәрен дә еш очратырга була. Әйе, андыйлар балаларның өлкәннәр үрнәгендә, шырпы, ут белән шаяруы сәбәпле килеп чыга. Югыйсә, өлкәннәр балаларга шырпының уенчык түгеллеген даими искәртеп торырга, ут тергезү әйберләрен алар күзенә чалынырдай урынга куймаска тиеш. Юк...
Янгыннар статистикасына күз салсак, аның килеп чыгу сәбәпләре арасында балаларның ут белән уйнавы нәтиҗәсендә дигәннәрен дә еш очратырга була. Әйе, андыйлар балаларның өлкәннәр үрнәгендә, шырпы, ут белән шаяруы сәбәпле килеп чыга. Югыйсә, өлкәннәр балаларга шырпының уенчык түгеллеген даими искәртеп торырга, ут тергезү әйберләрен алар күзенә чалынырдай урынга куймаска тиеш. Юк шул...
Ачы тәҗрибәләр булып торса да, җиңел фикер йөртеп, битарафлык күрсәтәбез, шырпы, зажигалка ише әйберләрне бала үрелеп алырлык урында калдырабыз. Минем белән хәвефле хәл килеп чыгар дип башыбызга китереп тә карамыйбыз. Саксызлыкның бүген булмаса, иртәгә афәт белән төгәлләнүен онытырга һич ярамый.
22 апрельдә көндез 88нче янгын частена шәһәрдәге бер фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килә. Күп балалы гаилә яшәгән өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә янгын чыга. Бу вакытта өйдә ике кечкенә баласы белән әни кеше була. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, яна торган фатирдан яшь балаларны һәм әнине 7нче мәктәпнең физкультура укытучысы Рамис Мәүләвиев алып чыгып өлгерә. Яшь укытучы мәктәпкә каршы йортның бер тәрәзәсеннән төтен чыгуын күреп ярдәмгә ашыга. Төтен тулган бүлмәдән баланы алып чыгып, ашыгыч ярдәм хезмәткәре кулына тапшыра һәм хуҗабикә артыннан кереп китә. Хуҗабикәнең кулында икенче баласы була. Ерак бүлмәләрнең берсендә баланың ут белән шаяруы нәтиҗәсендә әздән генә зур афәт булмый кала. Ярый әле вакытында өлгереп калалар. Янгын сүндерүчеләр яшь белгечкә, уяулык күрсәтеп, ярдәмгә ашыгуы өчен рәхмәт белдерә.
Анализ күрсәткәнчә, бала гаебе белән килеп чыккан янгыннар өлкәннәр тарафыннан аңа игътибар җитмәү турында сөйли. Өйдә булып та, баланың нәрсә белән мәшгульлеген күзәтмәүне ничек аңларга?! 3-7 яшьлек баланың уйнавын күзәткәндә, аның өлкәннәрнең күп гамәлләрен кабатлавын аңларга була. Бала бу чорда аеруча кызыксынучан. Аның күп кенә өлкәннәр башкарган эшләрне үз куллары белән кабатлап карыйсы килә. Ә янып торган ут-ялкыннан да кызыктыргыч нәрсә бар? Өлкәннәр өйдә булмаганда, аның шырпы сызып, утны мөстәкыйль төстә кабызып карыйсы килә, учак яга. Минем балам барысын да аңлый, алай эшләмәс дип, ялгызын калдырып чыгып китәргә ярамый, аеруча өстеннән бикләп. Утны сүндерә алмавын аңлагач, бала, аннан куркып, качу юлын эзли, ишекне ачып чыга алмагач, кровать астына кереп ята, шкаф эченә керә. Ә аннан аны эзләп алуы авыр. Балаларның иминлеген кайгырту - өлкәннәрнең бурычы. Алар исән-имин үсеп җитсен өчен, һәрдаим игътибарлы булу, ут белән уйнарга ярамаганлыкны кисәтү зарур.
Зөлфия Ризванова,
янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев