Җәмгыять һәм кеше

Шифаханәдә – пенсионерлар

Зәйдә игълан ителгән "Шәфкатьлелек елы" кысаларында 40 райондашыбызга "Шатлык" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә бушлай ял итү мөмкинлеге тудырылды. Бу - район үсеше өчен төрле тармакларда фидакарь хезмәт күрсәткән, белем бирү, сәламәтлек саклау һ.б.өлкәләрдә тырышып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы мөхтәрәм райондашларыбызны хөрмәтләү йөзеннән, узган ел район башлыгы...

Зәйдә игълан ителгән "Шәфкатьлелек елы" кысаларында 40 райондашыбызга "Шатлык" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә бушлай ял итү мөмкинлеге тудырылды. Бу - район үсеше өчен төрле тармакларда фидакарь хезмәт күрсәткән, белем бирү, сәламәтлек саклау һ.б.өлкәләрдә тырышып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы мөхтәрәм райондашларыбызны хөрмәтләү йөзеннән, узган ел район башлыгы Татьяна Воропаева инициативасы белән башланган чараның дәвамы. Өлкәннәрне ял иттерү өчен шәһәребез эшмәкәре Александр Никулин өлешчә матди ярдәм күрсәтте. Юллама алган 40 кешенең 31е - шәһәр, 9ы - авыллардан килүчеләр. Шәһәрнекеләр бүлектә төшкә кадәр сәламәтлекләрен ныгытып, шифа алып китсә, авыл ветераннарына биредә тәүлек дәвамында булу мөмкинлеге тудырылган. Юллама нигезендә ял итү вакыты 16 көн билгеләнгән. Тернәкләндерү бүлегендә өлкәннәргә режим белән туклану, физкультура, күз гимнастикасы ясату, массаж, тоз камерасында тын юлларын дәвалау, аромотерапия һәм башка күп кенә дәвалану ысуллары каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Шифаханәдә – пенсионерлар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше