Җәмгыять һәм кеше

«Шәһәрдә ике сәгать тә тора алмыйм»

Ничек кенә булмасын, авылда кечкенәдән әтиләре, абыйлары янында уралып, кул арасына кереп үскән малайлар ир-егет булып тизрәк өлгерә. Моны хакыйкать, тормыш чынбарлыгы раслый. Түбән Лоҗы авылыннан Рәсим Мөфтиев та кече яшьтән абыйсы Рафис янында кайнашып, аның тракторы, комбайнына утырып, басу-кырлар иңләргә ярата. Син комачаулыйсың гына, йөрмә әле дисәләр дә, ул...

Ничек кенә булмасын, авылда кечкенәдән әтиләре, абыйлары янында уралып, кул арасына кереп үскән малайлар ир-егет булып тизрәк өлгерә. Моны хакыйкать, тормыш чынбарлыгы раслый.

Түбән Лоҗы авылыннан Рәсим Мөфтиев та кече яшьтән абыйсы Рафис янында кайнашып, аның тракторы, комбайнына утырып, басу-кырлар иңләргә ярата. Син комачаулыйсың гына, йөрмә әле дисәләр дә, ул үзенекен итә - абыйсы техникасына качып кереп утыра. Ә ул чакта кырда ашаган ризык тәме Рәсимне әле дә озата бара. Вакыт-вакыт йоклаган малайны трактордан күтәреп алып кереп кенә урынга салганнар. Кечкенәдән ул техниканы ничек иярләргә, чөгендернең рәт араларын ничек эшкәртергә кирәклеген күреп үсә. Шуңа да аңа мәктәп яшендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп китү авыр булмый. Әле дә Фәрит абыйсы Хәйретдинов белән комбайн иярли башлаган мизгелен хәтерли ул. Тәүге хезмәт хакы, аңа сатып алган өс киемнәре дә исендә. Үзең эшләп алган акча, әйбер кадерле була, билгеле. Әтисе Раиф белән әнисе Миңнур улларының авылга тартылуына сөенә генә. Әтисе гомере буе - терлекчелектә, әнисе сыер савучы булып эшли. Бигеш мәктәбенә йөреп укыган Рәсим мәктәпне тәмамлагач, 98нче һөнәр лицеенда авыл хуҗалыгы техникасын иярләү серләренә төшенә. Армия хезмәтендә алган һөнәре дә ярап куя: ул анда механик-машина йөртүче булып хезмәт итә. Армиядән кайтуга, "Белорусь" тракторына утыра. Рәсим алдында каядыр чыгып китү, нинди һөнәр сайлау мәсьәләсе тормый. Бөтен уе, теләге - туган авылында калып эшләү. Һәм менә 13 ел инде төрле маркадагы техниканы иярли. Ул эшләгән дәвердә колхозлар урынына агрофирмалар оеша. Колхозда хезмәт куйган Рәсим Мөфтиев "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе механизаторы хәзер. Җәен "Макдон" комбайнында терлек азыгы әзерләү, бөртеклеләрне җыеп алуда, көзен "Ропа" комбайнында чөгендер казуда катнаша. Кышын янә "Белорусь" тракторына күчеп, фермада тирес түгә, азык ташый. Чөгендер алуда Рәмис Сибгатуллин белән кулалмаш эшлиләр. "Алга" бүлекчәсенең иң яхшы чөгендер алучылары, агрофирмада да лидерлар сафында алар.

- Узган сезонда 1118 гектарда чөгендер алдык, бу күрсәткечне елдан-ел арттырырга тырышабыз, - ди Рәсим.

Ул яшь комбайнчылар һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слетында аерым мактап телгә алынып бүләкләнде.

Язга таба механизатор терлек азыгы әзерләү техникасын ремонтлауга керешә. Шул рәвешле, Рәсим Мөфтиев ел әйләнә эштә. Ә эшсез тора алмый ул. Шәһәргә барсам, ике сәгатьтән артык тора алмыйм, авылга кайтасы килә, ди.

Ул үзе кебек авыл тормышын яратучы Түбән Биш кызы Алсу белән гаилә кора. Алсу балалар бакчасында хезмәт куя, хәзергә декрет ялында. Авылда яшәүче белгечләрнең тормыш шартларын яхшырту программасы буенча йорт салып кергәннәр, каралты-кура булдырганнар. Күп итеп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Өч кызлары - Зилә, Ләйлә, Лилия үсеп килә. Өлкәне мәктәптә укыса, уртанчысы - бакчада, кечкенәсенә 1 яшь кенә.

Алсу һәм Рәсим Мөфтиевларның йорт-җире иркен, матур, чиста. Үзләренең бәхеттән йөзләре балкый. Ходай бәхетләре, тормышларыннан күпсенмәсен берүк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Шәһәрдә ике сәгать тә тора алмыйм»
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше