Ленин урамының 5нче йорты ишегалдыннан кем генә битараф уза икән?! Әлеге йортның урта подъезды каршындагы бизәлгән чыршыга олысы-кечесе сокланып карап тора. Елык-елык килеп торган уенчыклар әллә каян үзенә тарта. Чыршыга кошлар өчен җимлекләр дә эленгән, хәтта. Гомумән, әлеге подъездда шундый игелекле затлар яши. 3нче мәктәп укытучысы Илсөяр Камалетдинова подъезд алдында...
Ленин урамының 5нче йорты ишегалдыннан кем генә битараф уза икән?! Әлеге йортның урта подъезды каршындагы бизәлгән чыршыга олысы-кечесе сокланып карап тора. Елык-елык килеп торган уенчыклар әллә каян үзенә тарта. Чыршыга кошлар өчен җимлекләр дә эленгән, хәтта. Гомумән, әлеге подъездда шундый игелекле затлар яши.
3нче мәктәп укытучысы Илсөяр Камалетдинова подъезд алдында ел да гөлбакча ясый. Ханым үстергән гөл-чәчәкләргә күпләр сокланып уза. Кышын ул кошлар өчен агачларга җимлекләр ясап элә. Әлеге подъездда яшәүчеләр Илсөяр ханымның һәр идеясен хуплап, аңа һәртөрле ярдәм итәргә тора. Бу юлы ханым күршесе Илдус Кузяшевның идеясен күтәреп ала. Узган ялларда Илсөяр ханым, Илдус белән Наташа балалары, туганнан туган энеләре Роман; Светлана белән Николай Сураевлар уллары Даниил, кызлары Ангелина белән чыршы бизәделәр. 7-8 метр биеклектәге чыршыны бизәү өчен шактый уенчык кирәк. Алар аптырап тормый: аларны үзләре дә ясый. Иң мөһиме, әлеге игелекле эштән аларның үзләренең күңеле була. Бу күңелле ыгы-зыгы, тамашаны кемдер тәрәзәдән күзәтә, узып баручылар туктап кызыксынып карап тора.
-Безнең йортта гына түгел, ишегалдында, Зәйдә яшәүчеләргә шундый хозурлык, матурлык, бәйрәм рухы өстәүче әлеге затларга рәхмәтебез зур. Без - өлкәннәр дә балалар кебек көтәбез бәйрәмне, ә чыршы безне канатландырды, - ди Татьяна Абдулова.
Өлкәннәр чыршы янына килеп гәп куерта, балалар уйный, күңел ача. Әлеге игелекле затларның подъездны да бәйрәмчә бизәргә исәпләре. Менә кемнәрдән үрнәк алырга безгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев