Җәмгыять һәм кеше

Соравың булса – җавап аласың

Төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләрнең авыл җирлекләрендә узган атнада башланган халык белән очрашулары дәвам итә. Халык мәнфәгатьләреннән чыгып оештырылган мондый эш формасы районда яңалык түгел. Ул инде берничә ел дәвамында даими алып барыла. Аның максаты да - мөмкинлекләре болай да чикле авыл халкының тиешле органнарга сорау-гозерләрен җиткерү, теге...

Төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләрнең авыл җирлекләрендә узган атнада башланган халык белән очрашулары дәвам итә. Халык мәнфәгатьләреннән чыгып оештырылган мондый эш формасы районда яңалык түгел. Ул инде берничә ел дәвамында даими алып барыла. Аның максаты да - мөмкинлекләре болай да чикле авыл халкының тиешле органнарга сорау-гозерләрен җиткерү, теге яисә бу проблеманы район үзәгенә бармыйча, урында хәл итү. Тормыш шундый - сорау, проблемалар туып кына тора, законнарга да үзгәрешләр кертелә. Кайберәүләр исә аларны аңлап та бетерми. Очрашу вакытында салым инспекциясе, пенсия фонды идарәсе, техник инвентаризация бюросы, милек һәм җир мөнәсәбәтләре, хокукка дәүләт теркәве үткәрү палаталары һәм башка структураларга сорауларның күп булуы шул турыда сөйли. Сораулар арасында социаль-көнкүреш мәсьәләләренә кагылганнары шактый. Шунысын да әйтик, кайберәүләр җирлек Советы, башкарма комитет дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле проблемаларны да күтәрә. Бу уңайдан җирле үзидарә органнарының халык белән эшләп бетермәве дә күренә. Урыннарда алынган сорауларның күпчелегенә белгечләр җавапны шунда ук бирергә тырыша. Ә кайбер сораулар исә контрольгә алына. Гомумән, кергән барлык сораулар исәпкә алынып, тулаем авылда яшәүчеләрне нәрсәләр борчыганы анализлана.

Рәсемдә: Чыбыклыда очрашу вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Соравың булса – җавап аласың
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше