Җәмгыять һәм кеше

Социаль хезмәтләр халыкка якыная

Социаль тармак эшчәнлеге тормышта катлаулы хәлдә калган төрле категория кешеләргә ярдәм итүдән гыйбарәт. Сабырлык, тынгысызлык сораучы әлеге хезмәт ияләре, аз хезмәт хакы алып эшләүгә карамастан, үз эшләренә бирелгән, оптимист рухлылар. Күптән түгел социаль хезмәткәрләр 2011 ел эшчәнлегенә йомгак ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Кече коллегиядә район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты....

Социаль тармак эшчәнлеге тормышта катлаулы хәлдә калган төрле категория кешеләргә ярдәм итүдән гыйбарәт. Сабырлык, тынгысызлык сораучы әлеге хезмәт ияләре, аз хезмәт хакы алып эшләүгә карамастан, үз эшләренә бирелгән, оптимист рухлылар. Күптән түгел социаль хезмәткәрләр 2011 ел эшчәнлегенә йомгак ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Кече коллегиядә район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты.

Халыкка ел дәвамында федераль, региональ законнар нигезендә социаль ярдәм күрсәтелгән. Районда социаль ярдәм алучылар 39 процент тәшкил итә. Социаль ярдәм күрсәтүгә 140 миллион сумнан артык акча тотылган. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 153 балага, 165 инвалид һәм инвалид балага тернәкләндерү үзәкләре, 139ына шифаханәләргә юллама бирелгән. Авыр хәлдә калган 26 бала өчен халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә көн саен кайнар аш һәм тернәкләндерү процедуралары оештырыла. Идарә төрле чаралар үткәрүдә, гомумән, эшчәнлектә спонсорлар ярдәменә таяна. Үзе дә инвалид, эшмәкәр Владимир Евдокимов - игелекле химаячеләрнең берсе. Узган ел ул социаль-тернәкләндерү бүлеге өчен 28 миллион сумлык өч катлы бина бүләк итте. Бу аның инвалидлар, өлкәннәргә теләктәшлек белдерүе булды. Бүлек үзгәртеп корылып, заманча кирәк-ярак, медицина җиһазлары белән тәэмин ителеп, республикада шундый үзәкләрнең иң яхшылары сафына басты. Биредә социаль хезмәтләр, сихәтләндерү процедуралары төрләре арттыра барыла. Бүлек тулысынча терәк-хәрәкәт системасына зыян килгән инвалидлар белән эшләүне өстенлекле юнәлеш итә.

Гаилә һәм балалар белән эшләү, өйгә йөреп социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекләре, участок социаль ярдәм хезмәте эшчәнлеге дә яхшылар рәтендә. Соңгысы ТР социаль яклау идарәләренең комиссия утырышында, эшчәнлекләре турында күргәзмә белән катнашып, социаль учреждениеләр арасында иң яхшысы дип табылды.

Утырышта идарә башлыгы Эльмира Хуҗина чыгышын социаль хезмәткәрләр Галина Ишмякова, Мария Романова тулыландырды.

Татьяна Воропаева, коллегия эшенә йомгак ясап, тармак эшчәнлеген уңай яктан бәяләде, "Шатлык" социаль-тернәкләндерү бүлегенең безне әледән-әле шатландырып торуы, әлеге бүлектә кадрлар составын саклау, биредә тернәкләндерү процедуралары гына түгел, мәдәни чаралар, экскурсияләр, күңелле яллар оештыру кирәклеген дә ассызыклады. Тулаем алганда, социаль хезмәткәрләргә рәхмәтлемен, диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Социаль хезмәтләр халыкка якыная
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше