Җәмгыять һәм кеше

Социаль тернәкләндерүгә йөз тота

Кешенең психикасы нык, начар гадәтләргә каршы торырлык булсын өчен бу юнәлештә даими максатчан тәрбия алымнары куллану кирәк, ди белгечләр. Шуңа күрә социаль ориентлашуга юнәлтелгән коммерциягә корылмаган оешмаларга кешеләрнең үзләреннән-үзләре тартылуы, кызыксыну тудыру игътибар үзәгендә. Бигрәк тә яшьләребез арасында сәламәт яшәүне пропагандалаучы мондый урыннарның "модага" керүе кирәк. Әлеге мәсьәләләрне уртага салып...

Кешенең психикасы нык, начар гадәтләргә каршы торырлык булсын өчен бу юнәлештә даими максатчан тәрбия алымнары куллану кирәк, ди белгечләр. Шуңа күрә социаль ориентлашуга юнәлтелгән коммерциягә корылмаган оешмаларга кешеләрнең үзләреннән-үзләре тартылуы, кызыксыну тудыру игътибар үзәгендә. Бигрәк тә яшьләребез арасында сәламәт яшәүне пропагандалаучы мондый урыннарның "модага" керүе кирәк. Әлеге мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү максатында 21 ноябрьдә Казанда II республикакүләм социаль ориентлашуга юнәлтелгән коммерциячел булмаган оешмаларның форумы оештырыла. Анда безнең районнан да шундый берничә оешма вәкилләре катнаша. Аларның берсе - "Исток" сәламәт һәм аек тормыш рәвеше алып бару буенча төбәк иҗтимагый оешмасы.

"Исток" Татарстан Юстиция министрлыгы каршында 2010 елда гына теркәлеп эшли башласа да, аның башлангыч чоры 1980 еллар ахыры - 1990 еллар башына барып тоташа. Аның җитәкчесе Илшат Газизҗанов шушы чорда ук начар гадәтләрдән котылуга өндәгән оешма булдырып, җәмгыятебезне аек фикер йөртү сәләтенә ия кешеләр белән баету идеясе белән яна. Шушы теләк аны, җитәкче урында эшләвенә карамастан, Петербургка начар гадәтләрдән арыну курсларына китерә. Биредә ул башкаларны үз артыннан ияртү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау серләренә өйрәнә һәм Зәйдә бу юнәлештә Геннадий Шичко методы белән эшләүгә керешә. Иң башта алар Сергей Матрухов белән "Сәламәтләндерү" кече предприятиесе булдыра. Ул чорда эчүчелек бик көчәю сәбәпле, алкоголизм чиреннән күпләрне йолып калуда аларның роле зур була. Аннан соң "Оптималист" барлыкка килеп, ул да районда шактый популяр оешмага әверелә. Хәзер исә бу мөһим юнәлеш "Исток" исеме астында эшчәнлеген дәвам итә. Бирегә барлыгы 60ка якын кеше йөри. Алар арасында начар гадәтләргә күнегеп, шушы оешма ярдәме белән туры юлга чыгучылар да, сәламәт яшәү рәвешенә омтылучы яшьләр дә, өлкәннәр дә, психологик ярдәмгә мохтаҗлар да бар.

- Кем генә килсә дә, без аларга ярдәм итәргә әзер. Максатыбыз - кешеләрдә начар гадәтләрне оныттыру. Начар уй, начар гадәт ул үз-үзеңне программалаштыруга бәйле. Әгәр син һәр нәрсәдә начарлык кына күрергә телисең икән, тормышың кара полосага эләгергә мөмкин. Шуңа күрә иң башта күңелеңне чистартырга, матурлык, яхшы киләчәк турында уйларга өйрәнергә кирәк. Без балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Имин булмаган гаилә әгъзалары да, яшүсмерләр дә безнең курсларга җибәрелә. Бер генә очракны мисалга китерәм. Эчеп-тартырга гадәтләнгән, балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән ана безгә йөри башлады. Баштарак курсларны мәҗбүри генә тыңласа, соңрак мин аның күзләрендә очкын шәйләдем. Ханым үзеннән-үзе начар гадәтләрдән баш тартты. Хәтта аналык хокукы кыл өстендә торган халәттән кайгыртучан әнигә әверелде. Мин монда килүемә шат, диде соңыннан. Менә шундый нәтиҗәләрне күрү бу оешманың кирәклеген искәртә, - ди Илшат Газизҗанов.

Хәзерге вакытта "Исток" шәһәрнең "Сәламәтлек" мәктәбендә бер бүлмәдә урнашкан. Биредә һәр чәршәмбедә психологлар, читтән чакырылган профессорлар катнашында лекцияләр, кызыклы тренинглар үтә. Моннан тыш, Зәй аек яшәү рәвешенә тартылучылар слеты үткәрү үзәге булып тора. Соңгы ике елда ул "Йолдызлык" сәламәтләндерү лагеренда оештырылды. Бирегә республикадан гына түгел, Башкортстан, Удмуртия, Самара, Ульян, Мәскәү, Красноярский шәһәрләреннән дә сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр җыела. Иң мөһиме, ул елдан-ел яшьләрне үзенә тартуы белән аерылып тора. Араларыннан Евгений Никлюев, яшь кенә булуына карамастан, начар гадәтле яшьтәшләрен үз артыннан ияртүе, тәмәке тарту, сыра эчүгә карый, спорт белән шөгыльләнүнең вакытны файдалы да, кызыклы да үткәрүгә этәрүен сеңдерүе белән билгеле. Фәния Әгъзәмова "Исток"ны күңел халәтен һәрвакыт күтәренке тотарга, төшенкелекләргә бирешмәскә, актив яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итә, дип ассызыклый.

Кыскасы, "Исток" иҗтимагый оешмасы менә шулай социаль тернәкләндерүгә йөз тотып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Социаль тернәкләндерүгә йөз тота
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше