Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Муниципаль районда социаль ипотека программасы үтәлеше һәм ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондына средстволар күчерү торышы турында ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондының Зәй районындагы вәкиле Роберт Садретдинов чыгыш ясады. Быелның 11...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды.
Муниципаль районда социаль ипотека программасы үтәлеше һәм ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондына средстволар күчерү торышы турында ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондының Зәй районындагы вәкиле Роберт Садретдинов чыгыш ясады.
Быелның 11 июленә алынган мәгълүматлар буенча, районда социаль ипотека программасы буенча 65 гаилә исәптә тора. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле, 2005 елдан торак алуга 764 гаилә килешү төзегән. 2005 елда 197 килешү төзелсә, узган ел 37 булган, быелның җиде аенда - 19. Шәһәрдә социаль ипотека программасы кысаларында күпфатирлы 6 йорт төзелгән.
-Быел "Авария хәлендәге торак" программасына ике йорт (Якты Күлдә Акатьев урамындагы 3 фатирлы йорт һәм Зәйнең 1нче Май урамнарындагы йорт (шулай ук 3 фатир) керде, - диде Роберт Садретдинов.
Ул чыгышында "2013 елга кадәр авылда яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча 2006 елдан алып 107 гаиләнең торак шартларын яхшыртуын әйтте.
Агымдагы елның беренче яртысында халыкны газ белән тәэмин итү буенча район газ хезмәтенең эшчәнлеге турында әлеге тармак башлыгы Айрат Йосыпов сөйләде.
-Җир өсте һәм җир астындагы газүткәргечләрне төзек хәлдә тоту - безнең төп бурычыбыз. Ел башыннан 35 километр озынлыкта газүт-кәргечләр буялды (шәһәрдә - 8391 метр) һәм башка күп кенә эшләр башкарылды, - диде ул.
Федераль Закон (№261, 23 ноябрь, 2009 ел) нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына кадәр табигый газдан файдаланучылар газ исәпләү приборлары куйдырырга тиеш. Айрат Йосыпов әйтүенчә, әлегә шәһәр-районда газдан файдаланучыларның 60 проценты гына бу эшне башкарган. 2015 ел башыннан исәпләү приборы булмаган фатир (торак) хуҗаларына газ өчен түләүдә норматив коэффициентларын этаплап арттыру каралган.
Быел беренче яртыеллыкта гадәттән тыш хәлләр бүлеге эшчәнлеге турында бүлек башлыгы Вячеслав Петров бәян итте.
Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова ирекле ярдәм күрсәтү эшчәнлеге үсеше турында чыгыш ясады. Ул чыгышында кыен хәлдә калган балаларга, өлкәннәргә адреслы ярдәм, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм, экологик юнәлеш һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендә Зәй яшьләренең эшчәнлеген анализлады, бу юнәлешләрнең 850 яшь зәйлене берләштерүен билгеләп үтте.
Предприятие, оешмалар тарафыннан яфрагазык әзерләү - көн кадагындагы мәсьәлә. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов әйтүенчә, бүгенге көндә районда бер шартлы терлеккә 13,3 азык берәмлеге әзерләнгән. Печән, яфрагазык әзерләү, сенаж салу дәвам итә. Атна-ун көннән урак башланыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев